Кырымда да, “Акчарлак”та да ял итәләр
Балалар өчен җәйге каникуллардан да рәхәтрәк вакыт бар микән ул? Дәрес әзерлисе, шигырь ятлыйсы юк, рәхәтләнеп тәүлек дәвамында ял итәргә, сәламәтлекне ныгытырга мөмкин. Питрәч балаларының җәйге яллары турында безнең хәбәрчебез әлеге эш буенча җаваплы җитәкчеләр белән сөйләште. Җәйге ял мәсьәләсе буенча сорауларга яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Виктор...
- Республикада балалар һәм яшьләрнең җәйге ялларын күңелле һәм сәламәтлекләре өчен файдалы итеп уздыру максатыннан барлык шартлар да тудырылган. Рөстәм Миңнехановның 30 уникаль программасының берсе әлеге мәсьәләгә юнәлдерелгән. Безнең районда да әлеге юнәлеш буенча күп эш алып барыла. Виктор Федорович, балаларның җәйге ялы буенча район программасын сөйләгез әле, ул үз эченә нинди юнәлешләр ала?
- Ял программасы инде тормышка ашырыла башлады. Шушы көннәрдә генә "Акчарлак" сәламәтләндерү лагеренда "Йолдызлы десант" дигән беренче смена төгәлләнде. Анда авыр тормыш хәленә эләккән 80 бала ял итте. 17 июньдә лагерьда икенче смена башланды. Биредә 100 бала ял итәчәк. Быел барлыгы 5 смена планлаштырыла, анда барлыгы 500 бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытачак. Лагерьдә балалар рәхәтләнеп ял итсен һәм сәламәтлекләрен ныгытсын өчен барлык шартлар да тудырылган. 5 тапкыр ашату, төрле спорт һәм мәдәни чаралар оештыру каралган. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, һәрбер сменаның үз юнәлеше бар. Болар иҗади, спорт һәм башка юнәлешләр. "Акчарлак" лагерен мин шәхсән үз контролемә алдым, һәркөнне барып барысын да тикшереп кайтам. Балалар безнең лагерьны бик ярата. Шунысы да игътибарга лаек, безнең юлламалар кыйммәт түгел. Мәсәлән, бюджет хезмәткәрләренең балалары өчен 21 көн ял итү өч мең сумнан әз генә артыграк. Моннан тыш, балаларны Кара диңгез буенда да ял иттерү планлаштырыла. Июль аенда Анапада урнашкан сәламәтләндерү лагерена 30 бала китәчәк. Ә берничә бала Кырымга Бахчасарай районында урнашкан "Золотые пески" лагерена ял итәргә китте инде.
- Бөтен балалар да лагерьда ял итә алмаячак, әлбәттә. Валентина Николаевна, ә калган балалар нәрсә белән шөгыльләнәчәк?
- Июнь башыннан районда кичке вакытта 8 балалар мәйданчыгы эшли башлады. Атнага ике тапкыр (сишәмбе һәм пәнҗешәмбе) биредә балалар өчен күңелле уеннар, төрле чаралар оештырыла. Ә калган көннәрдә (дүшәмбе,чәршәмбе, җомга) спорт чаралары үткәреләчәк. Июньнең узган ике атнасында гына да балалар мәйданчыкларында 160лап бала ял итте.
- Күп балалар мәктәп яны лагерен да көтеп ала. Марина Алексеевна, быел әлеге планда эшләр ничек тора?
- Узган елдагы кебек үк быел да 15 мәктәп яны лагере үз эшләрен башлап җибәрде. Анда 500 бала йөриячәк. Биредә балалар көндезге сәгать 2 гә кадәр булачак. Балалар өчен бай программа һәм 3 тапкыр ашату каралган.
- Балаларның җәйге ялларын ничек уздыру мәсьәләсе һәрбер ата-ананы дулкынландыра торган сорау. Без укучылар мәктәпкә яңа көчләр белән килсен өчен, аларга барлык шартларны да тудырырга тиеш булабыз. Бала җәй ахырында: "Бу минем иң яхшы җәйге каникулым" дип әйтерлек булсын. Ә бүгенге әңгәмәбезне төгәлләп, шуны әйтергә була балаларның җәйге яллары яхшы узсын өчен районыбызда барысы да әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа