Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Район алдан тавыш бирергә әзерләнә

    Район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булырга теләүчеләр Питрәч сайлаучылары белән очрашты.

    Татарстан Региональ оештыру комитеты вәкиле Геннадий Глушков очрашуны ачып, 22 майда алдан тавыш бирүнең Бердәм көне үтәчәген билгеләп үтте. Республиканың барлык сайлаучылары, шул исәптән питрәчлеләр бу көнне "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар исемлегендә күрергә теләгән һәм бер мандатлы округ буенча безнең кандидатлар арасындагы кешеләр өчен тавыш бирә алачак. Геннадий Глушков кандидатлар алдына катгый таләпләр куелуын билгеләп үтте. 22 майда алдан тавыш бирүдә "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, аның яклылар, шулай ук тавыш бирүгә хокукы булган һәр кеше катнаша ала. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның гомуми исемлеге төзелә, сайлау 2016 елның 18 сентябрендә үтә.

    Район башлыгы Эдуард Дияров җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, безнең районда праймеризның беренче тапкыр 2014 елда узуын һәм анда питрәчлеләрнең активлык күрсәтүләрен билгеләп үтте. Узган елда алдан тавыш бирү тиешле дәрәҗәдә үтте. Питрәчлеләр үз районнарының сәяси тормышы белән кызыксына һәм анда актив катнаша.

    Мәгълүм булганча, Татарстан региональ оештыру комитетына 27 кеше документлар тапшырды. Алар алга таба тәкъдим ителү өчен алдан тавыш бирүгә кандидатлар буларак теркәлгән инде. Әлеге чарада катнашу өчен ике кандидат - Родион Ефремов һәм Ирек Зиннуров гариза тапшырган, алар җыелганнар алдында үз программалары буенча чыгыш ясады. Родион Ефремов түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

    - Сайлау алды программасында "Ана капиталы" программасы срогын чикләмәүне, эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләүне кире кайтаруны, балаларның бакчага йөрүләренә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр артуына мораторий билгеләүне, чыгарылыш укучылары һәм яшь белгечләргә тормышта яраклашуда дәүләт яклавын тәэмин итүне, балаларны, яшүсмерләрне, яшьләрне патриотик тәрбияләүне көчәйтүне тәкъдим итәм. Берничә позиция төп тезис булып тора: халыкны яхшы тормыш белән тәэмин итәргә, монополистлар юлыннан бармаска, яшәү минимумын арттырырга.

    Икенче кандидат, "Казаноргсинтез" ПАО ресурслар әзерләү буенча өлкән тренер Ирек Зиннуровның чыгышында да патриотик тәрбия темасы күтәрелде:

    - Мин үземнең эшчәнлегемдә яшь буынны патриотик тәрбияләүгә мөһим аспект буларак карыйм.

    Геннадий Глушков очрашуны тәмамлап, түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

    - Хөрмәтле питрәчлеләр, сезнең активлык күрсәтүегез бик мөһим. Ачык тавыш бирү булачак кандидатларны күрергә һәм бәяләргә мөмкинлек бирә.

    22 майда алдан тавыш бирү Питрәчтә, Ленино-Кокушкинода, Кощакта, Чытыда һәм Татар Тау Илендә үтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: