Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Спортта югары үрләргә ирешергә телим”

Кощак мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сергей Горбунов мәктәп укучылары арасында физкультура һәм спорт буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады. Ул Россия Федерациясенең 62 төбәгеннән җыелган 300 укучы арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсенә иреште.

Сергейның укытучысы әйтүенчә, ул бу ярышка бик озак әзерләнә. Физкультура дәресләре болай да беренче сыйныфтан иң яраткан дәресе була аның. Дәресләрдән соң даими рәвештә спорт секцияләренә йөри. Райондагы спорт чараларының берсе дә аннан башка гына узмый. 2013 елда ул беренче тапкыр мәктәп укучылары арасында физкультура буенча район олимпиадасында җиңү яулый. Шул ук елны республика буенча уздырылган олимпиадада район данын яклый. Тик ул вакытта Сергей җиңүчеләр исемлегенә эләгә алмый. Бу җиңелү аның күңелен төшерми, киресенчә, ул тагын да рухланып чираттагы мәктәп олимпиадасына әзерләнә башлый. Аңа бу эштә физкультура укытучысы Татьяна Шмелева бик теләп ярдәм итә.

- Ул бик максатчан, акыллы, үз-үзенә ышанган егет, - ди аның турында Татьяна Сергеевна. - Сережа әлеге эшкә максатчан рәвештә барды, бик күп көч куйды. Олимпиаданың теория өлешенә дә без бик җентекләп әзерләндек. Бик күп дәреслекләр буенча шөгыльләндек. Бусы да юкка булмаган, аның бүләкләре арасында теоретик әзерлек буенча 3 нче урын алган өчен грамота да бар.

2014 елда Сергей яңадан район олимпиадасында җиңүче исемен яулый һәм республика буенча да җиңүгә ирешә. Бу җиңү аңа яңа үрләргә юл ача һәм ул физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашу мөмкинлеге ала.

Бөтенроссия олимпиадасына әзерлек язгы каникуллар вакытында Универсиада авылында бара. Бу яшь спортчы өчен чын мәгънәсендә чыныгу мәктәбе була. Һәм, ниһаять - менә ул көтелгән җиңү!

- Бу ярышлар минем өчен бик зур тәҗрибә булды. Авырлыклар булды, әлбәттә. Ләкин алар инде артта калды. Үзем җиңел атлетика белән шөгыльләнгәч, бу өлкәдә җиңелрәк булды. Шулай ук инде 4 ел Казанга йөреп дзюдо белән шөгыльләнәм. Тренерым Рим Сабировның да ярдәме зур булды. Укытучым Татьяна Шмелеваның тырышлыгы, якыннарымның һәм дусларымның рухи ярдәме җиңүне тагын да якынайтты.

Егетнең иң зур хыялларының берсе тормышка аша - ул хәзер теләсә кайсы институтка физкультура белгечлеге буенча имтихансыз керә ала.

- Спортта зур уңышларга ирешергә телим. Идел буе физкультура һәм спорт академиясенә укырга керергә планлаштырам. Дзюдо буенча да профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүемне дәвам итәчәкмен. Сергейның тагын бер хыялы нәкъ менә шуның белән бәйле. Ул Олимпия уеннарында әлеге спорт төрендә җиңү яуларга тели.

Рәсемдә: Җиңүче укытучысы һәм остазы Татьяна Шмелева белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X