«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.
Җыр сүзләренең авторы – балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева, көен композитор Әнвәр Бакиров иҗат иткән. Әминә Бикчәнтәева – татар балалар әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк иткән язучы. Аның шигырьләре җиңел укыла, бер укый башлагач, аерылып та булмый. Әлеге шигырьләрендә шагыйрә табигатьне җанлы итеп сурәтли. Геройлар җанланып сөйләшәләр, һәр хайван, кош-корт телгә килеп, бала белән аралаша, аны матурлыкны күрергә, сакларга өйрәтә.
«Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм. «СалаваTik»лар башкаруындагы «Әпипә» җыры интернетта 100 000 карау җыйды. Икенчедән, бүген «Бәтиләр» җыры чыкты. Һәр җырны балаларга тәкъдим итү ул бер бәйрәм кебек. Сабыйлар яңа җырларны шулкадәр зарыгып көтеп ала. Мин һәрвакыт, яңа җырны тәкъдим иткәндә, бераз гына борчылам. Тамашачылар аны ничек кабул итәр? Бу видеоны ошатырлармы? Җырның сүзләрен истә калдыра алырлармы? Менә шундый сораулар килеп баса. Ә «Бәтиләр» җыры өчен борчылырга урын юк. Сүзләре дә җайлы, бик җиңел. Әминә Бикчәнтәеваның теле йомшак. Көен әйтәсе дә юк. Аны мин дә балачактан җырлап үстем. Бүгенге һәр татар баласы бу җырны белеп үсәргә тиеш», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар үзләре дә җәнлекләр, хайваннар турында язылган җырларны җырлавы бермә-бер күңелле диләр. «Мин каникулларны түземсезлек белән көтеп алам. Авылга әбием янына кунакка кайткач, көтүдән сыерларны, сарыкларны каршы алырга яратам. Быел бәтиләрне көтүдән «җырлап» кына каршы алырбыз инде!» – ди, шаяртып, җырчы кызыбыз Эмилия Гарифҗанова.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында узачак концерт программасында да «СалаваTik»лар нәни дусларына «Бәтиләр» җырын башкарачак. Ә тамашага килгән укучылар аларга кушылып рәхәтләнеп җырлый һәм бии алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 12:31Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.200
-
28 июнь 2022 - 11:05Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара «АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.2600
-
28 июнь 2022 - 09:32Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**124200
-
27 июнь 2022 - 11:28Питрәчлеләр июльдә өстәмә бер көн ял итәчәк Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.19900
-
27 июнь 2022 - 09:40Питрәч районының талантлы яшьләре турында сөйлибез Бүген, 27 июньдә, Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә22700
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган144000
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215000
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324300
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228000
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166400
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.160700
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле159200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика