Киң күңелле, олы җанлы газиз әниебез! Син - безнең иң кадереле кешебез. Бу тормышта яшәвебез һәм бар булган уңышларыбыз өчен без сина бик рәхмәтлебез. Бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Әтиебез белән пар канатлар кебек, тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, без-балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, оныкларыгызга яраткан әби-бабай булып, озын озак
хәерле гомер кичерегә язсын!
Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, сау-сәламәт булып, һәр аткан таңга сөенеп яшә! Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа!
Без сине бик яратабыз!
«Әни», - диеп әйтер кешең булу
нинди шатлык бит ул, зур бәхет.
Гел яшәргә язсын иде шулай
«Әни», - диеп, назлап эндәшеп.
Сәламәт бул, әни, озак яшә,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Хәр туар таң сиңа гел шатлыклар,
Тыныч тормыш, бәхет китерсен.
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныклың һәм тормыш иптәшең.