Тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Мухина Анна Николаевнаның 5 нче апрельдә гомер бәйрәме - туган көне
Керәшен Сәрдәсе авылында туып, шунда гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез МУХИНА Анна Николаевнаның 5 нче апрельдә гомер бәйрәме - туган көне.
Кадерлебез! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен һәрвакыт ныклы терәк. Безне кайгыртып һәм ярдәм кулы сузып яшәвең өчен мең рәхмәт. Алдагы көннәреңдә һәр туар таң күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен. Әти белән сау-сәламәт булып, тигез тормышта, муллыкта, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Иң изге теләкләр белән сине яратып тормыш иптәшең Сергей, кызларың Марина, Регина, киявең Сергей, оныкларың Никита һәм Милена.