Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, тигез тормыш, балалар куанычы, озын гомер телибез. Киләчәктә дә эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Җаныгыз ни тели, шуңа ирешегез. Сезнең хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен, башкарган эшегез ләззәт китерсен. Алга таба да ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. Һәр туган көн сезгә чиксез шатлык-куанычлар гына алып килсен.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгегез,
Без калабыз шушы теләктә.
Изге теләкләр белән редакция коллективы.