“Акчарлак” балалар савыктыру лагерендә икенче смена тәмамланды
"Акчарлак" балалар савыктыру лагерендә 8 июньнән 5 июльгә кадәр булган икенче сменада 125 бала ял итте, үзләренең сәламәтлекләрен ныгытты.
Бу вакыт эчендә балалар ял итеп кенә калмадылар, спорт белән дә шөгыльләнделәр, ГТО нормаларын тапшырдылар, концертлар куйдылар.
Ял итүчеләрнең сүзләре буенча, бу көннәр сизелмичә үтеп киткән.
Тантаналы ябылуга Казаннан "Дживо" театр һәм ут артистлары да килде, алар утлы шоу күрсәтте. Балалар үзләре дә талантларын күрсәттеләр, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Лагерь тормышында актив катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа