Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 мартта Татарстанда хәбәр бирү системаларының төзеклеген тикшерәчәкләр

Бу хакта Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов белдергән

1 мартта Казанда хәбәр бирү системаларының төзеклеген тикшерәчәкләр.

Сигнал якынча өч минутка сузылачак. Әлеге чара план нигезендә, елына ике тапкыр үткәрелә.

“Бу чара елына ике тапкыр – март һәм октябрь айларында уздырыла. Тикшерү кысасында 1 мартта 10:40 сәгатьтән 10:43 сәгатькәчә Казанда, шулай ук башка муниципаль берәмлекләрдә электр сиреналары кабызылачак”, – дигән Гыйсмәтов.

Министр урынбасары әйтүенчә, әлеге максатта шулай ук ашыгыч хезмәтләр автомобильләренең тавыш көчәйткечләреннән дә файдаланылачак.

“Шулай ук мәчетләрдәге тавыш көчәйткечләр дә эшкә җигеләчәк. Моннан тыш телевидение һәм радиотапшырулары, вакытлыча өзелеп, аларда хәбәр бирү системаларын тикшерү турында мәгълүмат пәйда булачак”, – дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса