1000нән артык питрәчле пенсия тупланмаларын ала алачак
Хәзер гражданнарга аларның пенсия тупланмалары турында мәгълүмат бирү эше бара. Аларга хатлар җибәрелә.
Пенсия тупланмаларын алу өчен түләү турында гариза бирергә кирәк. Моны Россия Пенсия фонды сайты яки клиент хезмәте аша алдан язылу буенча башкарырга мөмкин. Язылу клиентлар хезмәте телефоны буенча (30478), Россия пенсия фонды сайтында электрон сервис һәм Россия пенсия фондының мобиль кушымтасы аша алып барыла.
Пенсия тупланмаларының һәм инвестиция кеременең якынча суммасын пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта ачыкларга була. Моның өчен шәхси счетның торышы турында белешмә соратып алу да җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа