Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

175 нче гимназиядә атыш оештыручының эшен тикшерү тәмамланды

Җинаять эше судка җибәрелгән.

Тикшерүчеләр Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештыручыга карата үтерү, законсыз рәвештә шартлаткыч матдә әзерләү һәм сатып алу, шулай ук чит милеккә аңлы рәвештә зыян китерү буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләде.

Эш материаллары буенча, фаҗиганең сәбәбе гаепләнүченең деструктив субкультураларның берсенең формаль булмаган вәкилләренә охшарга тырышуы булган. Ул аның турында мәгълүматны интернетта тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Психолог-психиатрия экспертизасы бәяләмәсе нигезендә, казанлы үз акылында булган һәм җинаять җаваплылыгына ия дип танылган. Ул үз гаебен тулы күләмдә таныган, кылган гамәлләренә үкенү белдергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса