19-20 июньдә Питрәч һәм Колайда «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак
Җәмгыять

19-20 июньдә Питрәч һәм Колайда «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак

Теләгән һәркем мөмкин булганча өлеш кертә ала.

19 июньдә 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр һәм 20 июньдә 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Питрәч (Казанская урамы, 15е) һәм Колай (Дорожная урамы, 1а) супермаркетларында «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак.

Теләгән һәркем кибеткә килеп, азык-төлек сатып ала һәм аларны ярдәм җыю өчен махсус кәрзиннәргә сала ала. Җыелган барлык продуктлар  ялгыз картлар, күп балалы гаиләләр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә тапшырылачак.

Волонтерлар сыйфатында ярдәм итәргә теләүчеләр акциягә кушыла ала — фасовкада һәм ташуда ярдәм кирәк. Элемтә өчен телефон: +7 (996) 900-50-30.