4 июльдә Богородск авылы көне билгеләп үтеләчәк
Җәмгыять

4 июльдә Богородск авылы көне билгеләп үтеләчәк

Футбол, концерт һәм башкалар көтелә

Питрәчлеләрне зур бәйрәмгә — Богородск авыл җирлеге көненә чакыралар. Чара 4 июльдә «Алма бакчасы» паркында узачак. Футбол матчы үзәк урамындагы Мәдәният йорты каршындагы спорт мәйданчыгында көтелә.

Программа 16:00дә футбол матчы белән башланачак. Шул ук вакытта паркта балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар, конкурслар старт ала. 18:00 сәгатьтә җирлек үзешчәннәре концерты башлана. 20:00дә чакырылган татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак.

 

Парк территориясендә бушлай шашлык һәм пылау (хәләл) белән фудкорт, шулай ук сәүдә мәйданчыклары эшләячәк. Кул эшләре осталары үз эшләре өчен клуб мөдиренә 8-917-877-19-81 телефоны буенча (урыннар саны чикләнгән) урын броньлый алалар.