Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Аэрофлот» самолет салонында хайваннар алып барырга рөхсәт итте

Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиянең «Аэрофлот» авиакомпаниясе самолет салонында хайваннар алып бару буенча сынауны уңышлы төгәлләде, хәзер яңа хезмәттән авиакомпаниянең үз рейслары һәм «Россия» бүлендек авиакомпаниясенең барлык пассажирлары да файдалана алачак.

Әлеге хезмәт кысаларында пассажир янәшәдәге утыргычта авырлыгы 15 килограммнан да артык булмаган йорт хайванын контейнерда алып бара ала. Контейнер тиешле таләпләргә җавап бирергә, шулай ук пассажир утыргычына беркетү өчен тоткасы яки элмәге булырга тиеш.

Моннан хезмәт күрсәтүнең теләсә кайсы классында (Эконом, Комфорт, Бизнес) файдаланырга мөмкин. Иминлек кагыйдәләре нигезендә, контейнерны иллюминатор янындагы утыргычта гына урнаштырырга рөхсәт ителә. Өстәмә урын өчен түләү өлкән пассажир өчен кулланыла торган тариф буенча билгеләнә.

Компаниядә өч айлык сынау нәтиҗәләре буенча әлеге хезмәткә карата кечкенә хайван һәм кош асраучыларда ихтыяҗ зур булуын ачыклаганнар – бу вакыт эчендә 900дән артык хайванны самолетта алып барганнар. Компания шулай ук Бизнес-класс өчен контейнерларны зурайтырга карар кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса