«Ак барс Питрәч» предприятиесе хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Җәмгыять

«Ак барс Питрәч» предприятиесе хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды

«Ак Барс — Питрәч» ҖЧҖдә лаеклы ялга китүче хезмәткәрләрне, шулай ук юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Компания җитәкчелегеннән Рәхмәт хатларын пешекче Минзалия Нәҗмиева, тракторчы Миңнехан Җамалиев һәм Галина Галкина алдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән слесарь Анатолий Горшуновка, шулай ук машина белән сыер саву операторлары Татьяна Петровага (55 яшь) һәм Гөлфия Шәймәрдановага (60 яшь) Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук башка хезмәткәрләр дә билгеләп үтелде. Оператор Таһир Шәрипов «Ак Барс — Питрәч» ҖЧҖнән 50 яшьлек юбилее уңаеннан Рәхмәт хаты алды. Машина йөртүче Николай Кисилев 60 яшьлек юбилее уңаеннан «Намуслы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Баш инженер Александр Курановка холдинг компаниясе тарафыннан күкрәк билгесе бирелде.