Ак халатлы шәфкать ияләре
Рәхмәт хаты
Мин, Питрәч районы ТатЦИК авылында яшәүче Яруллин И.Р. ике елдан бирле авырыйм. Аякларым йөрми, бик каты сызлыйлар. 17 гыйнварда Питрәч районы хастаханәсенә бардык. Безне Хөснетдинов А.А. бик җылы кабул итте. Шул вакытта ук мине тикшереп хастаханәгә салдылар. Миндә гангрена башланган булган. 2 көн дәвалап аяк бармагын кистеләр һәм ике атна бик яхшы дәваладылар. Мине карарга килгән хатынымның да аяклары авырта. Шәфкать туташлары хатынымны да ике атна дәваладылар. Гнойная хирургия бүлегендә эшләүчеләр, без бабай белән әби булуга карамастан, якты йөзләрен, тәмле сүзләрен кызганмадылар. Аларга нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр. Бу олы йөрәкле кешеләр: кабул итүче табиб - Хөснетдинов А.А., хирурглар – Гулиев Д.Ф., Зыятдинов А.Б., баш шәфкать туташы – Овчаркина Т.П., шәфкать туташлары – Шәйхетдинова В.Т., Куделькина С.В., Гурьянова Т.Б., Глухова Н.М., Алеева Ж.Н., Лосева П., санитарлар – Иванова Н.И., Садыкова М.З., Жукова В.П., Чернядева Л.П., Грушова А.П., шулай ук невропатолог Мөхәммәтшин И.Г., санитарка Шакирова М.А. Бу табиблага Аллаһның рәхмәте яусын. Без сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Эшегездә, тормышыгызда зур уңышларга ирешүегезне телибез! Сәламәт булыгыз, һаман шулай ачык йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз.
Бик күп рәхмәтләр белән ТатЦИК авылыннан Яруллиннар гаиләсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа