Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аларның балачагын сугыш урлаган

Җиңү бәйрәме алдыннан районыбызның берничә озын гомерле кешесе – Шәле авылыннан Рауза Исмәгыйль кызы Нәҗмиева, Күн авылыннан Хәлимә Хуҗиәхмәт кызы Сөнгатуллина, Татар Тау Иленнән Гөлҗиһан Абдулла кызы Шакирова олы юбилейларын билгеләп үтте. Аларның һәрберсенең үз тормыш юлы, әмма аларны бер нәрсә берләштерә – аларның балачаклары һәм яшьлекләре сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланганда аларга бары тик 12 яшь кенә булган, әмма сугыш елларындагы күп кенә вакыйгалар аларның күңеленә мәңгегә сеңеп калган.

“ХЕЗМӘТТӘН КУРКЫРГА КИРӘКМИ”
Рауза Исмәгыйловна Шәле авылында туып-үскән. Сугыш башланганда ул да илебезнең меңләгән кечкенә балаларының берсе була, аңа да сугыш елларының авырлыгын кичерергә туры килә.
- Сугыш башланган көнне мин бик яхшы хәтерлим. Әни колхозда эштә иде, мин энеләрем һәм сеңелләремне карадым, кечкенә баланы әни янына ашатырга алып килдем, шул вакытта сугыш башлануын хәбәр иттеләр. Шул ук көнне ир-атларны фронтка ала башладылар, сугышка әтиебез дә китте, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар гына калды. Шул вакыттан бирле без хезмәткә тотындык, эшкә мин, үземне кирәкле кеше итеп тоеп, горурланып йөрдем. Хәзер дә мин кешене хезмәт тәрбияли, дип ышанам. Хезмәттән куркырга кирәкми. Балаларымда да иң элек эш сөючәнлек тәрбияләргә тырыштым, - ди Рауза Исмәгыйловна. Хәзерге вакытта Рауза Нәҗмиева балалары, оныклары Һәм оныкчыклары янәшәсендә кадерли әни һәм әби булып яши.
СУГЫШ БӨТЕН ХЫЯЛЛАРЫН ЮККА ЧЫГАРГАН
Хәлимә Хуҗиәхмәт кызы Нептун авылында туган. Алар гаиләдә биш бала була. Юбиляр үзенең укытучы булып эшләгән әтисен зур горурлык белән искә ала.
- Әтием минем өчен һәрчак үрнәк булды, мин дә аңа охшарга тырыштым. Укырга яраттым, һәрвакыт белемгә омтылдым. Әмма миңа дүрт сыйныф тәмамлагач, колхоз эшен генә “яратырга” туры килде, - диде юбиляр. - Без бит сугыш чоры балалары, үзебезнең теләк-хыялларыбыз турында онытырга мәҗбүр идек.
Ире Мәхмүт белән гаилә коргач, алар Күн авылында яши башлыйлар. Өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер Хәлимә Хуҗиәхмәт кызының 6 оныгы, 10 оныкчыгы бар, алар әбиләрен һәм карт әбиләрен бик нык ярата. Юбиляр кунакларга җәен Күндә туган йортында, ә кышын Ленино-Кокушкинода улы Мансур янында яшәве турында сөйләде.
ГАИЛӘ – ТОРМЫШ НИГЕЗЕ
Гөлҗиһан Абдулла кызы Татар Тау Иле авылында туган. Ул яшь чагында җирле типографиядә эшләгән, җиңел атлетика белән мавыккан, хәтта медальләр белән дә бүләкләнгән.
- Без алты ир туганым белән зур бер тату гаилә булып яшәдек. Сугыш башланганда миңа 12-13 яшь иде. Әтием һәм абыйларым фронтка китте. Ике абыемны сугыш һәлак итте, олы абыем туганнар каберлегендә җирләнгән. Әтием һәм ирем дә сугышта катнашты. Әтием сугышта башыннан ахырына кадәр булды, - дип сөйләде Гөлҗиһан Абдулловна.
Ире белән алар 49 ел бергә тату гомер иткән. Биш бала – дүрт малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта аның 16 оныгы, 22 оныкчыгы һәм хәтта оныкчыгының баласы да бар.
- Әниемнең озак яшәвенең сере шунда, ул һәрвакыт эшләргә яратты, хәтта хәзер дә туксан яшьтә булуына да карамастан, безгә булышырга гына тора, - диде юбилярның кызы Зөлфирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса