Чарада безнең якташыбыз – Россия Герое, майор Иван Додосов катнашты

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов һәм Россия Герое, майор Иван Додосов Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов бюстына чәчәкләр салдылар.
Бүген алар «Әлбәден» V Бөтенроссия хәрби реконструкция фестивален ачу тантанасында катнаштылар. Бюст Петр Гаврилов музее янында урнаштырылган.
– Петр Михайловичның тормышы һәм сугышчан батырлыгы гаҗәпләндерә һәм беркемне дә битараф калдыра алмый. Мондый мисалларда без хәзерге буынны – илебез киләчәген тәрбияләргә тиеш, - дип билгеләп үтте Илһам Кашапов фестивальнең рәсми ачылышы вакытында.
Россия Герое Иван Додосов та мондый патриотик чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул кече Ватанына Мәскәүдән кайткан.
- Бу чара балаларыбызны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Без ата-бабаларыбыз белән генә түгел, ә хәзерге вакытта махсус хәрби операция вакытында үз бурычларын үтәүче ир-егетләр белән дә горурланырга тиеш. Алар күрсәткән батырлыкны истә тотарга кирәк, - дип ассызыклады ул.
Фестиваль якташыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Брест крепосте сакчысы Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов истәлегенә багышлана. Питрәч авылындагы, Казан һәм Краснодар шәһәрендә урамнар аның исемен йөртә.