Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алена Буздалова: “Бу - егетләребез көчлерәк, җитезрәк булсын өчен кирәк»

Актив гражданлык позициясе һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыруга шәхси өлеш керткәне өчен Алена Буздалованы Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Мобилизация башлангач, Питрәч авылыннан ирле-хатынлы Буздаловлар иң беренчеләрдән булып якташларына ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан иттеләр. «Барысы да фронт өчен» хәйрия хәрәкәте булдырдылар, анда битараф булмаган кешеләрне җәлеп итә башладылар, үз элемтәләре буенча егетләргә нәрсә кирәклеген белеп эшкә алындылар.

- Ирем Александр, безнең егетләргә ярдәм итәргә, кешеләр җәлеп итеп кирәкле әйберләрне мөстәкыйль рәвештә әзерли башларга, дигән карар кабул итте. Без төрле төрдәге хәрби сумкалар тектек. Шулай ук су үткәрми торган пончолар әзерләдек. Термо эчке киемнәр, оекбашлар сатып алдык. Шәле авылында кызлар бик күп толстовкалар, балаклавалар тектеләр. Боларның барысын да без Казан-Экспога, танк полигонына алып бардык, – дип сөйли Алена.

Аларга битараф булмаган кешеләр дә: гади халык та, эшмәкәрләр дә, оешма коллективлары да, администрация дә кушылды. Кемдер дару препаратлары, антисептиклар, турникетлар, бәйләү материаллары алып килгән, кемдер тегү өчен тукымалар биргән, кемдер акча керткән.

Күпмедер вакыттан соң Александр Буздаловны да хәрби хезмәткә чакырып алдылар. Берничә ай элек кенә гаиләдә яшь бала туды.
Моңа карамастан, Алена ире башлаган эшне дәвам итә. Ә баланы карарга әти-әнисе һәм башка туганнары булыша. Хәер, Алена еш кына
аны үзе белән эшкә алып йөри. Аларның үз спорт клубы бар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм мобилизацияләнгән ирегетләрнең балаларын алар бушлай кабул итәләр.

– Без минем ирем хезмәт иткән дивизионга да, башка питрәчлеләргә дә ярдәм итәбез. Эш дәвам итә, - дип ышандыра кыз. - Бу - егетләребез көчлерәк, җитезрәк булсын өчен кирәк. Шул рәвешле, без аларга үзебезнең җылылыкны, кайгыртуны бирәбез, аларда ышаныч уятабыз. Аларны көткәнебезне һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуыбызны күрсәтергә телибез, – дип йомгаклады Алена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса