«Әти, капкаңны ач!»: Питрәч районыннан Анатолий Любов 4 ел СВОдан улын көтә
Ул үзе фронтка китеп, улын алыштырырга да тырышып карый.

65 яшьлек Анатолий Любов кебекләр районыбызда күп. 33 ел инде ул Питрәч РЭСында шофер булып эшли. Хатыны 2021 елның августында вафат булган. Хәзер аның бөтен дөньясы – Мешинская урамындагы йорт, яшелчә бакчасы, тавык-казлар һәм улы өчен борчылу.
Аның улы Дмитрий тыйнак егет. Ул үз теләге белән СВОга киткән. Күршеләре хәтта хәзер дә Диманың ялга кайтканын белми дә кала: ул өйдән башына капюшонын киеп сиздермичә генә чыгып, тугры балачак дуслары янына бара.
2021 елның декабрендә Дмитрий армиягә алына. Ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Бер ел узгач, әтисе аны өйгә алып кайтырга юлга чыгарга җыенуын хәбәр итеп аңа шалтырата.
Улының җавабы аны телсез калдыра.
– Әти, мин контрактка кул куйдым. Августта ук. Хәзер чиктә торам. Мине беркем дә мәҗбүр итмәде. Мин ярдәм итәргә тиешлегемне аңладым, – ди ул.
Анатолий Петрович ул вакытны, аяк астында җир убылгандай булды, дип искә ала. Үгетли, алай эшләмәсен өчен төрле сәбәпләр эзли. Ләкин улы үз сүзендә нык тора.
Соңрак, ялга кайткач, яраткан әбисе дә, аның кире китмәвен үтенеп, елый, ә Дмитрий: “Әгәр мин бармасам, кем барыр? Анда мине дусларым көтә”, – ди.
Шуннан бирле Анатолий Петрович йортында үзенчәлекле артефакт – гап-гади бер дәфтәр барлыкка килә. Анда хәрби серләр дә, координаталар да юк. Анда – дата артыннан дата, сәгать артыннан сәгать, әтисе улының һәр хәбәрен, телефон сөйләшүләренең һәр юлын яза.
“12 апрель. Элемтә юк. Телеграммга язды: Әти, мин исән, барысы да әйбәт”.
“Май. Икенче подразделениегә күчерделәр. Элемтәче. Аллага шөкер”.
“Бәйрәм. Олы көн белән котлады. Барысына да сәлам әйтте”.
Бу дәфтәр – әтисенең якоре. Телефонның икенче ягында яки мессенджерда тынлык атналарга сузылганда, Анатолий Петрович бу битләрне ача, аларны яңадан укый һәм: улы исән, ул нык тора, ул эшли, – дип үз-үзен ышандыра.
Әтисенең дәфтәреннән Дмитрийның фронт көннәре мозаикасы төзелә. Башта ул Т-80 танкы йөртүчесе була. Анатолий Петрович улының үзләренең танклары ничек янганын сөйләгәнен әле дә тетрәнеп исенә төшерә. Аскы люк ябылып кала, ачылмый, өске люктан чыгу куркыныч була: өстә дошман дроннары әйләнә, снайперлар йокламый. Шулай да егетләр люкны ача алганнар һәм исән калганнар.
Хәзер танкларны азрак кулланалар, элеккеге механик-йөртүче элемтә белән шөгыльләнә.
Сугышта көнкүреш – ул аерым кырыс проза. Малайлар үзләре, үз куллары белән, өч метр тирәнлектәге блиндажлар казыганнар. Артиллерия снаряды төшүенә чыдарлык итеп, бүрәнәләр өч рәт салынган. Якында гына шартлау булганда мондый ныгыту да ярдәм итми, балчык коела.
“Әти, безнең мунчабыз бар, үзебез төзедек", – дип тынычландыра улы. Кайчакта суны читтән китерәләр, юынырга була. Бер ай җыелган пычрак керне алар юарга тапшыралар – машина килә, 15 килограммлы капчыкларны алып китә, керне юалар һәм кире кайтаралар. Дүрт ел буе казна паегы туйдырган, шулай да өйдән посылкалардан улы баш тарта. Хәтта ялдан киткәндә, Анатолий Петровичтан ысланган каз да алмый: “Әти, кирәкми. Безгә анда барысы да җитәрлек, үзеңә калдыр, кунакларга өстәлгә куярсың”, – ди ул.
Улы әтисенә сугышчан эш турында теләр-теләмәс кенә сөйли, аның борчылуын теләми. Анатолий Петрович күп нәрсәне аңлый. Подразделениедә яшерен, ләкин изге закон гамәлдә: “Дустыңны бәладә калдырма”. Бервакыт сугышчы нейтраль полосада яралана, эвакуация таләп ителә. Ләкин җәяүләп моны эшләү мөмкин булмый – дошманның уты көчле. Хәтта танкта да куркыныч – бөтен җирдә дроннар, миналар, шуңа күрә җитәкчелек эвакуациягә приказ бирми. Шул вакытта сугышчылар тәвәккәлләп, үзләрен куркыныч астына куеп танк белән чыгалар һәм иптәшләрен коткаралар, барысы да яхшы тәмамлана.
Шулай ук тыныч тормышта да Дмитрийның чын дуслары бар. Салават, Айнур, Семен – алар кечкенәдән бергә. Һәм хәзер, Дима ялга кайткач – алар аны беренче булып каршы алалар, өйгә алып кайталар. Ә аннары, традиция буенча, дусларын ял иттерү өчен көймә белән Мишә елгасыннан Камага койган урынга кадәр йөзәләр.
Дуслары да, Анатолий Петрович та Диманың сыйныф җитәкчесе Елена Павловна Егошинага рәхмәтле. Ул егетләрдә патриотлык һәм ил өчен җаваплылык хисләре тәрбияләгән.
Дима кайтуы турында беркайчан да алдан кисәтми. Кайткач кына: “Әти, капкаңны ач!” – дип шалтырата. Анатолий Петрович капкага таба йөгерә, ә анда инде хәрбиләрнең машиналары тора. Улын кочаклап елый.
Аларның Дима белән изге традициясе бар. Ялның беренче көне – табын һәм дуслар белән очрашу түгел. Беренче көн – зират. Алар Диманың әнисе каберенә баралар. Ә күптән түгел ялга кайткач, алар бу юлы инде оныгын көтеп ала алмаган әбисенең каберендә дә булганнар. Аның әбисе 22 мартта 91 яшендә вафат булган. Ул 1942 елда хәбәрсез югалган Бөек Ватан сугышы ветераны кызы.
Зираттан соң әтисе белән улы авылга туганнары янына кайталар, ә аннары Диманы дуслары алып китә. Отпускның бер өлешен ул Казанда уздыра, анда аны инде биш ел сөйгән кызы көтә.
Дмитрий дошманга ачу тотмый. Әтисе кебек үк, ул да гади хакыйкатьне аңлый: “Анда да шундый ук гади кешеләр”. Ләкин җиңү җиңел бирелмәячәк. Дошманга яңа кораллар бик күп килә, күнекмәләре дә яхшы. Әмма ни өчендер Дима барысы да 2026 елда тәмамланырга тиеш дип ышана. Әтисе улына ышана. Ул дәфтәрен яба да, Дмитрийның фотографиясенә карый һәм җиңүгә кадәр сабыр булырга кирәклеген аңлый.
Анатолий Петрович үзе фронтка китеп, улын алыштырырга да тырышып карый. Мөгаен, барлык аталарда да шундый уй бардыр. Шалтыратып сорый. Ләкин аңа: “Сезгә 65 яшь, сез яшегез буенча туры килмисез”, – дип җавап бирәләр. Аңа көтәргә генә кала. Ул шофер булып эшләвен дәвам итә, казлар үстерә һәм һәр кич үзенең дәфтәрен ача.
Башында улы статуска куйган борынгы сүзләр әйләнә: “Җан арыган булса, сиңа йокы гына булышмый”. Әтисенең җаны арымаган. Ул өмет белән яши, телефонга килгән хәбәрне, улының тавышын көтә, ә ул гадәттәгечә: “Әйе, барысы да әйбәт!” – ди. Ул аны күптән түгел генә яңадан алгы сызыкка озаткан. Хәзер тагын көтә. Улын көтә, җиңүне көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia