"Авылдашларыбыз бүләгебезне бик ошатты"
Без, Татар Казысы авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылдашларыбыз һәм кайткан кунаклар өчен 8 март бәйрәменә үзенчәлекле бүләк ясарга уйладык.
Авылбызның талантлы, сәләтле яшьләре һәм шәһәрдән кайткан яшьләр белән берлектә без аны тормышка ашырдык.
Без гадәттәгечә, концерт, КВН түгел, ә Театр елына багышлап, Р.Мөхсинованың "Кайнар токмач" спектаклен сәхнәләштереп күрсәттек. Аны сәхнәгә куючы да авылыбыз егете - Рәмис Кәримов.
Мәрьям Шәйдуллина - Алсу, Язиля Вәлеева - Гөлназ, Зәйнәп Кәримуллина - Гөлфинә, Җәүдәт Бәдретдинов - Илгиз, Салават Минзянов - Айдар, Самат Габдуллин Марат рольләрен шулкадәр оста итеп башкарды, чын артистлар диярсең! Бер шигем юк, тамашачылар аларның осталыкларына сокланып, алар белән горурланып утырды. Ә бит бу көнне мәдәният йорты тамашачылар залы шыгрым тулы иде. Авыл халкы яшьләргә мондый бүләк ясаулары һәм күңелле ял иттерүләре өчен рәхмәтле калды.
Уңышлар сезгә, яшьләр, алга таба авылдашларыбызны берсеннән-берсе матур чыгышларыбыз белән сөендереп торыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа