Авыл җирлекләрендә традицион хисап җыелышлары тәмамланып килә. Шәле һәм Богородск авыл җирлекләрендә яшәүчеләр җирлек башлыкларының узган елда башкарылган эшләре һәм агымдагы елга планнар турында хисапларын тыңларга һәм фикер алышырга җыелды.
ТЫРЫШЫП ЭШЛИЛӘР ДӘ, ЯРДӘМ ДӘ АЛАЛАР
Шәле авылы иң танылган һәм данлыклы татар авыллары исемлегендә лаеклы урын алып тора. Республиканың иң зур авылларының берсендә бүген өч меңгә якын кеше яши. Авыл үсә, зурая гына бара. Узган ел монда 17 пар гаилә корган, 30 сабый туган. Бүгенге көндә авыл җирлегендә җиде яшькә кадәрге 339 бала бар. Димәк, ел саен кырыктан артык бала мәктәпкә укырга керәчәк.
Илдәге икътисади кризис һәм тулаем финанс кыенлыкларына карамастан, шәлелеләр үз тырышлыклары белән тормышларын яхшыртырга һәм авылларын яңартырга тырыша.
- Безнең авылда ел саен унга якын йорт төзелә, - диде авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.
Авыл җирлегендә төп урынны ярдәмче хуҗалыклар алып тора, алар үзләрен туклану продуктлары белән тәэмин итү, бу авыл халкының табышын арттыру мөмкинлеге бирә. Узган ел сыер асраучы шәлелеләр дәүләт ярдәме ала алды. Габделхәй Фәхретдинов, Илдар Гыймадиев, Илнур Шәяхмәтов, Мулланур Сәитов гаиләләре өч һәм аннан да күбрәк сыер асрый, алар район программасыннан файдаланды, савым аппараты сатып алганда бирелә торган субсидия алдылар.
Шәлелеләр үзара салым программасында да актив катнашканнар һәм 388 мең 500 сум акча җыйганнар. Дәүләт бюджеты ярдәме белән 1 миллион 942 мең 500 сум килеп чыккан. Бу акчага Тазиев урамына вак таш җәйгәннәр, Яңа урамның 300 метр юл катламын яңартканнар. Узган ел 2017 елда тормышка ашыра алмаган максатларны да чынга ашырганнар: Тукай, Советская, Почтовая, Тазиев, Вахитов, Дружба һәм Кызыл Йолдыз урамнарында ремонт эшләре башкарылган.
Авыл юллары һәрвакыт вакытында кардан чистартыла, оешма белән махсус килешү төзелгән. Бу эштә авыл кешеләре дә үз техникасы белән ярдәм итә. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов Фәрдүс Миндубаев, Илнар Таҗиев, Дилүс Мөхәммәтшин һәм Харис Таҗиевка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Әгәр җирлектә юлларны карап тоту – зур матди чыгымнар һәм оештыручы буларак авыл җирлеге башлыгыннан зур тырышлык таләп итә торган эшчәнлек булса, авылның һәм йорт яны территорияләренең яме, чисталыгы һәр кешенең тырышлыгына бәйле.
- Биредә эшлисе эшләр бар әле, - дип белдерде Илшат Рифатович һәм авылдашларын авылның чисталыгына җаваплырак карарга чакырды, зиратны чистарту һәм төзекләндерү белән актив шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерде.
Һәр чыгыш ясаучының докладыннан соң, авыл кешеләре үз сорауларын бирделәр, аларны сукбай этләр, пай җирләре һәм башка мәсьәләләр борчый. Авыл клубы, узган елдагы кебек үк, гармунчы штаты турында хыяллана.
БЕР ЕЛДА 350ДӘН АРТЫК ЙОРТ ӨСТӘЛГӘН

Богородск авыл җирлегендә яшәүчеләрнең проблемалары шәлелеләрнекеннән бераз аерыла. Богородск, Ильинский, Гильдеево, Беренче Май, Камыш һәм Көек авылларында халык саны арта. Рәсми рәвештә теркәлгән кешеләр саны – 6146. Бер ел эчендә миграция үсеше 1701 кеше тәшкил иткән. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәезов сүзләренә караганда, чынлыкта, бу җирлектә яшәүче халык саны инде 15 меңгә җиткән. 2018 елда 28 күп фатирлы һәм 331 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, газификация фонды аша Көек авылында 2500 метр озынлыктагы газүткәргеч сузылган, Беренче Май бистәсендә Полевая һәм Первомайская урамнарында газ торбаларын урнаштыру буенча эшләр башкарылган. Бистә эчендәге юлларны инвесторлар хисабына төзекләндерү эшләре башкарылган: Көектә 2400 метр юлга вак таш, Камыш авылында 560 метр юлга вак таш һәм 600 метр юлга асфальт, Беренче Май бистәсендә 700 метр юлга вак таш җәйгәннәр. Шулай ук инвесторлар ярдәме белән һәм бюджет хисабына су белән тәэмин итү челтәрләре үткәрелгән: Богородскта – 2500 метр, Камыш авылында – 900 метр, Гильдеево авылында – 1400 метр. Җирле бюджет хисабына насослар алыштырылган һәм су башнялары автоматикасы урнаштырылган. Көек авылының Северная урамында халык көче белән 1100 метр газүткәргеч торбалары сузылды, урам яктырткычларын ремонтлау һәм алыштыру эшләре башкарылды, зират территориясен чистарту эшләре үткәрелде, санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелде. Шуңа да карамастан, халыкны юллар төзелеше, газификация, социаль инфраструктура объектлары җитмәү һәм башка мәсьәләләр борчый.