Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Банкта зур кертемең булса, пособиеләрдән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов хәбәр итә

Гражданнарга социаль пособиеләр билгеләгәндә, аларның матди хәленә карыйлар. Байлыкны бәяләү критерийларының берсе – кешенең банк кертемнәре күләме.

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов әйтүенчә, банк кертеме күләмен бердәм пособие (йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызлар һәм мохтаҗлык критерийларына туры килгән 17 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре өчен түләүләр), шулай ук аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие билгеләгәндә саныйлар.

Коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия билгеләгән очракта да банк депозитларын исәпкә алалар, дип яза «ПРАЙМ» агентлыгы.

Юрист билгеләп үткәнчә, мохтаҗлык – күпчелек пособиеләрне билгеләгәндә төп критерий. Ягъни гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумы күләменнән артып китмәскә тиеш. Димәк, пособие алу өчен банк кертеменең күләме - 10 төбәк яшәү минимумыннан, ә процентларның бер яшәү минимумыннан артмавы шарт. Әгәр бу күрсәткеч артып китсә, гражданин пособиегә өметләнә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса