Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Безне кырыс сугыш еллары да сындырмады»

Безнең районда туксан яшьтән узган 156 кеше яши. Район хакимияте, ветераннар советы, социаль яклау бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәр юбиляр янына бара. Аларны туган көннәре белән котлап, район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшыралар. Күптән түгел Татар Тау Иле авылында яшәүче Әюп Зиннәтулла улы Зиннәтуллинга 90 яшь тулды.

- Минем кечкенәдән белем аласым килде, арифметиканы яраттым, - дип искә ала Әюп абый. - Балачагыбыз һәм яшьлегебез генә кырыс сугыш елларында үтте, әмма алар безне сындырмады. Эшләргә кирәк иде. Без Ватанны фашист илбасарларыннан сакларга киткән ир-атларны алыштырдык. Мин үзем унөч яшьтән әти белән җир сөрдем. Зуррак балалар ат җигәргә, сука, тырма тагарга булыштылар. Көнебез басу-кырларда уза иде.
Җиденче сыйныфтан соң, 1945 елда Байлар Сабасында бухгалтерлар курсын тәмамладым һәм мине үзебезнең колхозда хисапчы итеп билгеләделәр. Сугыш тәмамлану һәм Совет халкының җиңүе турындагы шатлыклы хәбәрне мин кырда ишеттем. Бу хакта безнең бригадир Факия Хәсәнова хәбәр итте.
Гаиләдә биш малай һәм бер кыз үстек. Шунысы кызганыч, минем абыем Якуб җиңүгә бер ай кала, 1945 елның апрелендә Австриядә фронтта һәлак булды…
Әюп абый 1949 елда авылдашы Галия Гариповага өйләнгән. Өйләнгәннән соң аны армиягә алалар, ул Ерак Көнчыгышта диңгез флотында биш ел хезмәт итә.
Туган авылына кайткач, кабат элеккеге эшенә урнаша, Чистай техникумын тәмамлый. Аны өлкән хисапчы, аннан мастерской мөдире итеп билгелиләр. Ул заманда алар сезон эчендә төрле маркадагы 150 тракторны ремонтлаган. Соңрак пенсиягә кадәр «Сельхозхимия»дә баш инженер булып эшли. 1990 елда гына лаеклы ялга чыга.
- Хатыным белән 66 ел бергә тату гомер кичердек. Өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстердек. Ул биш ел элек вафат булды. Шул вакыттан бирле мин ялгыз яшим, ләкин үземне ялгыз хис итмим. Көн саен балаларым, оныкларым, күршеләрем килә. Җирле мәктәптә укытучы булып эшләүче кызым Гөлсинә көнгә икешәр, хәтта өчәр тапкыр кереп чыга. Үзем дә урамга чыгам, көчемнән килгән эшләрне эшләргә яратам, - диде юбиляр.
Әюп Зиннәтулла улы элеккечә үк укырга ярата, телевизор карый. Аңа бигрәк тә спорт тапшырулары ошый, яраткан командаларының матчын һәм фигуралы шууны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында карарга әзер.
- Мин гел хәрәкәттә булырга яратам, эшкә көненә 15 километрга якын җәяү йөрдем, моннан тыш өй мәшәкатьләре дә бар бит әле. Балалар югары белем алдылар, тормышта үз юлларын таптылар. Мин алар өчен шат, - дип кыскача йомгак ясады ул безнең сөйләшүгә.
Балалар да, үз чиратында, әти-әниләренә рәхмәтле.
- Аларның ярдәме белән без күп нәрсәгә ирештек. Әти картлыгын бәхетле уздырсын өчен хәзер барысын да эшләргә тырышабыз. Әтиебез күңелле кеше, аның хәтере бик яхшы, ул безгә беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек телибез, - диләр алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса