Бүген Питрәч шәфкать туташлары үзләренең һөнәри көннәрен билгеләп үтәләр
Питрәч район үзәк хастаханәсендә бу һөнәр ияләренең йөздән артык вәкиле эшли, алар һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә килергә әзер. Аларның кайберләре турында сөйләячәкбез.
«Мин бу һөнәрне гомер буе яраттым»
Медицина ветераны, фельдшер Нина Назарова үз эшенә 40 елдан артык гомерен багышлаган.
Коллективта ул зур ихтирам казанган. Кайчандыр ул тәҗрибәле коллегаларыннан эшкә өйрәнгән, ә хәзер аны яшь буынга тапшыра.
1978 елда Нина Петровна Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлый һәм Көек авылының фельдшер-акушерлык пунктына җибәрелә. Анда берникадәр вакыт эшләгәч, Питрәч район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм фельдшеры буларак күчерелә.
Мин беркайчан да бу эшне сайлавыма үкенмәдем. Йокысыз төннәр авыр булуга карамастан, бу һөнәрне гомер буе яраттым. Эшемне бөтен күңелемне биреп башкардым. Кешеләргә авыр минутларда ярдәм иттем, - ди ветеран.
Нина Петровна хәзер дә эшен дәвам итә, поликлиникада диспансерлаштыру кабинетында эшли.
«Көн саен эшкә теләп йөрим»
Әлфия Фәләхетдинова медицинага 1979 елда килә.
Үз эшен Биектау хастаханәсендә шәфкать туташы буларак башлый. Биредә булачак ире Альберт Равил улы белән таныша, ул стоматолог-ортопед булып эшләгән. Ике елдан соң яшь гаиләне безнең хастаханәгә күчерәләр.
Әлфия Нургалиевна ЛОР-кабинетта эшли башлый.
Мин үзем Азнакай районыннан. Сигезенче сыйныфтан соң дусларым Бөгелмә медучилищесына укырга керергә күндерделәр. Нәтиҗәдә, безнең компаниядән берәү дә, миннән башка, керә алмады. Бүгенге көнгә кадәр үземнең дусларыма, яраткан һөнәремә китергәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Көн саен рәхәтләнеп эшкә йөрим. Чөнки монда мине яраткан эшем, хезмәттәшләрем, пациентлар көтә. Коллективыбыз да бик яхшы һәм тату, - дип сөйләде Әлфия Нургалиевна. - Ирем белән без ике малай һәм бер кыз үстердек. Алар үзләрен башка һөнәрләрдә таптылар, - дип билгеләп үтте шәфкать туташы.
«Безнең әбинең хыялы тормышка ашты»
Юлия Полякова Питрәчтә туып-үскән. Ул 12 ел район үзәк хастаханәсендә участок шәфкать туташы булып эшли.
Аның әбисе Валентина Егоровна Дудкина оныкларының берәрсе булса да медицина өлкәсен сайлавын тели. Шулай килеп чыга да. Башта Юлия Николаевнаның олы апасы Евгения медицина училищесын тәмамлый. Хәзер безнең хастаханәнең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Дүрт елдан соң героебызга чират җиткән.
Димәк, әбиебезнең хыялы тормышка ашты, - ди ул.
Надежда Пушкованы үзенең беренче һәм төп остазы дип саный. Эшләр һәрвакыт күп, ди.
Еш кына эш урынында тоткарланабыз. Соңгы пациентны тикшереп бетергәнче эштә калаабыз. Өлкән хезмәттәшләребез белән тату, киңәшләшеп эшлибез. Безнең җаваплы эштә бер-беребезгә ярдәм итү бик мөһим, - дип йомгаклады сүзен Юлия Полякова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа