Бик тәмле юка пешерү ысулы
Җәмгыять

Бик тәмле юка пешерү ысулы

Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 1 стакан кибет катыгы (стаканлы булса, тагын да әйбәтрәк), 1 аш кашыгы сыек май, өймичә генә 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы сода, чама белән он.

Йомшаграк итеп камыр басабыз. Юкаларны җәябез һәм газ мичендә пешерәбез. Шушы массадан 5–6 юка килеп чыга.

 

Фото: protatarstan.ru

Чыганак


рецептлар