Биредә эшчеләргә зур хөрмәт күрсәтәләр
Җәмгыять

Биредә эшчеләргә зур хөрмәт күрсәтәләр

“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖдә инде күптәннән матур традиция яши - биредә юбилярларны хөрмәтлиләр. Ризидә Җамалиева бу хуҗалыкта унбиш ел бозау караучы булып эшли. Аңа гыйнвар азагында 55 яшь тулды.

Ризидә карамагында хәзер 80 бозау бар, алар беренче көннән үк кечкенә бозаулар турында кайгырталар.
- Аларны кечкенә балаларны караган кебек карарга кирәк, игътибарлы кайгырту булганда, нәтиҗәләр дә булачак, - ди Ризидә Котдусовна.
Ул Татар Тау Иле авылында туып-үскән, шунда ук мәхәббәтен тапкан – авылдашы Миңнегали Гыйльметдин улына кияүгә чыккан. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
Элек ындыр табагында эшләгән, ә 2004 елда фермага бозау карарга килгән.
- Мине эшкә дустым Раушания Гыйззәтуллина чакырды, аңа бергә эшләргә иптәш кирәк иде. Ул вакытта без икебез генә эшләдек. Авылыбыз безнең база хуҗалыгын үз канаты астына алгач, эшләр алга китте, терлекнең баш саны да артты, яхшы шартлар да булдырдылар, хезмәт хакын да яхшы түли башладылар. Җитәкчеләр дә аңлаучан, шуңа күрә безгә сыйфатлы һәм намус белән эшлисе генә кала.
Алдынгыны хөрмәтләү хакимият бинасында узды, хуҗалыкның генераль директоры Радик Зиннәтов юбилярны иң җылы сүзләр белән котлады, матур чәчәк бәйләме һәм акчалата премия тапшырды.