Биючеләр басыгыз, әйләнмәсен башыгыз
Җәмгыять

Биючеләр басыгыз, әйләнмәсен башыгыз

Иреклеләр елына багышланган традицион “Стартинейджер” марафонында катнашучылар бераз күнекмә узганнан соң дәртле бию попуррие башкарды, мастер-класс һәм башка сынаулар аша узды.

Конкурста катнашу өчен районның сигез белем бирү учреждениесеннән: район үзәгенең ике мәктәбеннән, Колай, Шәле, Иске Шигали, Кощак, Ленино-Кокушкино мәктәпләреннән һәм П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте филиалыннан командалар килде. Аларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде.
Яшьләрнең иҗади потенциалын абруйлы жюри бәяләде. Нәтиҗәдә, беренче урын Ленино-Кокушкино урта мәктәбе командасына бирелде, икенче урын – район үзәгенең беренче мәктәбендә, өченче урынны Кощак һәм Питрәч 2 нче мәктәпләре бүлеште. “Иң яхшы лидер” дип беренче мәктәп командасы лидеры Эльвира Бадикова танылды. Барлык призерлар район башлыгы кулыннан дипломнар һәм җиңүче кубогы алдылар, калган катнашучылар активлык күрсәтүләре өчен грамоталар белән бүләкләнде.