Бизнес белән шөгыльләнү шартлары үзгәрә
Питрәчтә “Бизнес һәм власть” ачыктан-ачык сөйләшү” форумы үтте. Анда безнең район эшмәкәрләре катнашты. Бизнес һәм власть вәкилләре очрашуы турыдан-туры әңгәмә рәвешендә үтте, анда модератор буларак Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов чыгыш ясады.
Бизнес-омбудсмен беренче эш итеп “эшлекле активлык” һәм “эшлекле климат” температурасының ни рәвешле үлчәнүе турында сөйләде. Сораштыруда республиканың һәр районыннан 100 бизнес вәкиле катнашты. “Хастаханә буенча уртача температура” нигездә “Бизнесыгызны алып бару өчен шартлар үзгәрдеме” соравына җаваптан чыгып билгеләнә. Нәтиҗәдә, рейтингның яшел зонасына эшмәкәрләр үзләренең активлыклары һәм хакимияттән уңай мөнәсәбәт күрсәтелүе турында сөйләгән районнар эләгә.
Ачыкланганча, безнең район күрсәткечләре республика күрсәткечләреннән югарырак, шуңа да карамастан, ул тискәре зонада.
- Сораштырылган кешеләрнең 36 проценты үз бизнесларын киңәйтергә теләүләрен, әмма бизнес алып бару өчен шартлар начараюы турныда әйтте, эшмәкәрләрнең 54 проценты керемнәре кимүе күзәтелүе турында белдерде. Бизнесменнар хакимият бизнеска җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм итми дип саный, - дип сөйләде Тимур Нагуманов һәм безнең районда бу эшкә узган ел анализ ясалуын билгеләп үтте. Ә яңа район башлыгы командасы бу юнәлештә бу сораштыру үткәрелгәннән соң актив эшли башлады. Мөгаен хәзер хәл үзгәргәндер.
Хәзерге вакытта һәр пәнҗешәмбе көнне теләсә кайсы эшмәкәр яки теләгән кеше, алдан язылып, район башлыгына кабул итүгә килә ала. Биредә һәркем өчен индивидуаль рәвештә юл картасы төзелә. Узган ел районда зур булмаган проектларны үстерү өчен андый карталар 52 булган. Агымдагы елга аларның 500 булуы максат итеп куелган.
- Бәлки аларның барысы да тормышка ашмас, әмма бу санга ирешкән очракта районның уңай һәм динамикалы үсеше тәэмин ителәчәк, - диде район башлыгы Илһам Кашапов.
Районның тулай территориаль продуктында эшмәкәрлек өлеше 38 проценттан артык тәшкил итә. Бу республика күрсәткечләреннән югарырак һәм, билгеле бер проблемаларга карамастан, эшмәкәрләрнең безнең районда эшләргә һәм үсеш алырга мөмкинлекләре барлыгын күрсәтә. Алар безнең бюджетка салым керемнәренең 41 процентын тәшкил итә. Узган ел 128 кеше эшмәкәр булган. Әйе, әлегә биредә уртача хезмәт хакы – 20728 сум гына, әмма бу үзенә эшләргә һәм алга таба үсәргә теләгән халыкның актив өлеше, - диде ул.
Ачыктан-ачык сөйләшү вакытында лизинг-грантлар дигән популяр программа турында күп сораулар яңгырады. Эшмәкәр Илдар Сафиуллин югарыда күрсәтелгән грантны отуы, әмма залог белән бәйле проблемалар аркасында үзенә кирәкле җиһазны ала алмавы турында сөйләде. Лизинг компаниясе өстәмә залог таләп итә, ә ул юк. Аның хезмәттәше Владимир Примак лизинг-грант программасын ябу турындагы имеш-мимешләр булуын аныклады.
- Акрынлап бар да бушлай акча тарату тәмамлануга, ә алмашка ташламалы кредит бирүгә таба бара, - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов. ТР Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев эшмәкәрләргә февраль аеннан эшли башлаячак яңа кредит бирү программасына керергә киңәш итте. Ул еллык ставка буенча 8,5 процент ташламалы кредит бирүне күздә тота. Гаризаны турыдан-туры фонд аша бирергә мөмкин.
Эшмәкәрләр кредит турында гына түгел, онлайн-кассалар турында да искә төшерделәр.
- Без онлайн-кассаларга күчтек, бик кыен һәм чыгымлы эш. Һәм 1 июльдән сатудагы чекта “безналичный расчет” сүзе чыгарга тиеш, дигән мәгълүмат булды. Тәмәкеләр дә бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына күчә. Димәк, онлайн-кассаларда да әлеге система эшләргә тиеш һәм бу безнең өчен тагын өстәмә чыгымнар булачакмы? – дип кызыксынды Питрәч бизнесының тагын бер вәкиле. Белгечләр аңа бу мәсьәләне өйрәнгәннән соң җавап бирергә вәгъдә итте. Бер авыл кибете хуҗасының чүп-чар белән эш итүнең яңа тәртибе турындагы соравы да җавапсыз калды. Ул сәүдә ноктасына чүп түгүнең кыйммәткә төшәчәгенә борчылуын белдерде. Аңа да җавапны соңрак бирәчәкбез дип вәгъдә иттеләр.

2017 ел белән чагыштырганда, районда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны узган елда 120гә артты һәм 1180 берәмлек тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia