Ул рус һәм чит ил классикларының татарчага күпсанлы тәрҗемәләре авторы

Тиздән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. 27 яше тулмаган чагында ул татар әдәбияты турындагы күзаллауны үзгәртеп кенә калмыйча, ватандашларын агартуга да өлеш кертә алган шагыйрь ул Тукай. Ул рус һәм чит ил классикларының татарчага күпсанлы тәрҗемәләре авторы, татар вакытлы матбугат газета-журналларының башлангычында тора, үз әсәрләренә иллюстрацияләр керткән беренче мөселман шагыйрьләрнең берсе була.
Апа өчен шкатулка
Тукай беренче гонорарына агач төпчеге рәвешендәге якты фаянс шкатулка сатып ала һәм атасының апасы Газизә Зәбировага бүләк итә . Кечкенә Габдулланың язмышында Газизә зур роль уйный. Тукай Кушлавычта туган, яшьли әти-әнисен югалткан. Берничә гаиләне алмаштырып өлгергән энесенең хәсрәтен белгәч, Газизә апасыннан Габдулланы Җаекка (Казакъстан) алып килүен сорый, соңыннан Габдулла анда 12 ел яши. Бүген яхшы хәлдә сакланган шкатулканы, шулай ук Тукай апасының камзулын һәм аның яраткан чәй пиаласын Әдәби музейда күрергә була, анда аларны Газизә Зәбирова токымнары тапшырган.
Тукайның дуслары.
Уральскида Габдулла Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый , аны бүген инновацион, алга киткән дип атыйлар – монда дини белем генә түгел, дөньяви белем дә бирәләр. Шунысы кызык, укучылар җәдит мәдрәсәсенең Европа стиленә якын формасын кигәннәр. Мәдрәсә укытучысы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин Тукайга бик зур йогынты ясый. Ул кечкенә шәкертнең шигырь язарга тырышуын күреп, киләчәктәге бөек татар шагыйрен шигырь язу нигезләренә өйрәтә. Сүз уңаеннан, Тукай мәдрәсәне тәмамламаса да, күп вакытын үзлегеннән белем алуга багышлаган. Габдулла укытучысының улы Камил белән дуслаша, аны беренче татар эстрада җырчыларының берсе дип атарга була. Аның белән бергә Тукай татар телендә кулъязма газета һәм журнал чыгара башлый. Соңыннан алар тулы вакытлы матбугат басмалары: «Әлгасрелҗәдит " , әдәби журнал(»Яңа гасыр«), татар телендә «Уклар» сатирик журналын чыгару белән шөгылльәнәләр.
Шул ук Уральскида Тукай киләчәктә танылган татар артисты һәм татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев белән дуслаша. Алар шагыйрьнең соңгы көннәренә кадәр дус булалар. Тукайның тагын бер дусты драматург Галиәсгар Камал була.Нәкъ менә ул актуаль сәяси һәм социаль күренешләргә сатира бастырылган «Яшен» һәм «Аҗаган» журналларында шагыйрьнең сатирик әсәрләренә иллюстрацияләр тудыра , шулай ук Тукайның «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмасына иллюстрацияләр ясый . Тукайның Казан тормышында Фатих Әмирхан белән дуслыгы аерым роль уйный. Ул аның өчен Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт кебек остаз була. Әмирхан үзенең хезмәтләре белән татарларны, шул исәптән Тукайны дөнья мәдәниятенә, модага, заманча әдәбиятка өйрәтә. Фатих Әмирхан 1909 нчы елда Эсперанто грамматикасы буенча дәреслекне татар теленә тәрҗемә итә һәм “Эсперанто теленең кагыйдәләре”исемле кулланма чыгара . Кулланманың төп нөсхәсен үзенең автографы белән Тукайга бүләк итә. Тукай әсәрләре 40 ка якын телгә тәрҗемә ителгә Җаекта Габдулла Тукай мәдрәсәгә йөреп кенә калмый, рус мәктәбендә дә укый, шунда тәрҗемәләр белән шөгыльләнә башлый. Соңрак Тукайның татар теленә тәрҗемә иткән беренче әсәрләре Иван Крылов мәсәлләре була, шуларның 77се Казанда аерым китап булып басылып чыга. Крылов мәсәлләреннән тыш, Тукай Александр Пушкин әсәрләрен дә тәрҗемә итә. Г. Тукайның нинди китаплар укыганы
«Мин үзем турында нәрсә хәтерлим» исемле автобиографик повестендә язылган. Мәсәлән, аны дини китаплар – «Иман шарты» («иман нигезләре»), «Хафтияк» (Коръәннең җиденче өлеше), «Рисали һәм Газизә» (Ислам пәйгамбәрләре һәм изгеләре тормышы турындагы риваятьләр), татар мәгърифәтчеләренең әсәрләре, шул исәптән Каюм насыйри да кызыксындыра. Ул шулай ук Л.Н.Толстойны һәм Көнбатыш классикларын – Байрон, Шиллер, Шекспирны укый, аларның мотивларын үз иҗатында куллана. Тукай әдәбиятны шулкадәр ярата ки, китапка гимн булып әверелгән шигырен аңа багышлый. Ә шагыйрьнең исемле премиясе лауреаты Сара Садыйкова бу шигырьләргә музыка язган («китап»). Шагыйрьгә К.Д. Ушинскийның «Родное слово» китабы зур йогынты ясый, аның үрнәгендә Габдулла Тукай татар мәдрәсәләре өчен әсбаплар иҗат итә. Әлегә кадәр бу уку әсбаплары укытучыларның өстәл китаплары булып тора. Татар шагыйренең үз әсәрләре 40 ка якын телгә тәрҗемә ителгән, аның өстендә 300 дән артык тәрҗемәче эшләгән.
Шагыйрь мәхәббәте
Тукай үзенең зур мәхәббәте белән нибары биш тапкыр гына очраша. Тукайның музасы һәм илһамчысы Зәйтүнә Мәүледова була. Ул Чистайда ярлы гаиләдә туа, һәрвакыт белемгә тартыла, газета-журналлар укый, блокнотына Габдулла Тукайның ошаган шигырьләрен яза. Аның теләге шагыйрьне тере килеш күрү, шундый матур әсәрләрне кем язганын белү иде. Ул Казанга килә һәм Габдулла Тукай белән очраша. Ул вакытта аңа нибары 14-15 яшь була, ә Тукайга – 22 яшь. Зәйтүнә Мәүледова белән Габдулла Тукай нибары биш тапкыр гына күрешкәннәр,Зәйтүнә Мәүледова белән Габдулла Тукай нибары биш тапкыр гына күрешкәннәр, бу турыда «Габдулла Тукай. Мәхәббәтнең биш мизгеле " филҗмы һәм «Шагыйрь мәхәббәте»операсы сөйли. Фильм Зәйтүнә Мәүледованың 1944 елда, Тукайның вафатына 30 ел тулганнан соң язган истәлекләренә нигезләнә. Әдәби музейда әлегә кадәр шагыйрьнең сөйгәненең блокнотлары саклана. Зәйтүнә Мәүледова прогрессив мәдрәсә курсларын тәмамлап, мөгаллимә булып эшли, ә Тукай үлгәч, кияүгә чыга. Шунысы игътибарга лаек, аның улы Атилла Расих Тукай премиясенә лаек булган язучы.
Шагыйрьнең мәңгелек юлдашы-кәрзин
Шагыйрьнең әдәби музеенда Тукайның сәяхәтләрендәге мәңгелек юлдашы-кәрзин саклана. Аның белән ул Әстерханда, дусты һәм шагыйре Сәгыйть Рәмиевтә кунакта була, Галиәсгар Камал белән Түбән Новгородка, татар театр труппасы чыгыш ясаган Макарьев ярминкәсенә бара. Шулай ук ул Уфага, Троицкка, Гурьевка бистәсенә, Петербургка һәм башка шәһәрләргә дә барган. Сүз уңаеннан, Петербургка ул дин эшлеклесе һәм фәлсәфәче, тәрҗемәче Муса Бигиев чакыруы буенча килә.Алар аның белән бергә шәһәрдә татар газетасын чыгарырга теләгәннәр. Бәлки, Тукайның башкалага бару карарына аның дусты, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашевның үлеме дә йогынты ясагандыр.
Тукайның авыруы
Әйтергә кирәк, бу вакытка Тукайның да хәле начарая – үпкә туберкулезы көчәя. Шуннан соң Габдулла Тукайның дуслары аны беренче тапкыр табибка мөрәҗәгать итәргә күндерәләр. Ул бу моментны кичектереп торды, чөнки хастаханә – үлем алдыннан соңгы станция, дип саный. Петербургта шагыйрьне профессор Александр Поль карый. Ул Тукайда бик җитди авыру диагнозы куйган һәм аңа бер ай гына яшәргә калганлыгын әйткән. Хәер, диагноз куелганнан соң язучы тагын бер ел яшәгән эле. Габдулла Тукай үзенең соңгы көннәрен хастаханәдә үткәрә, тырышып эшләвен дәвам итә. Әдәби музейда аның«Аң» журналының җаваплы сәркатибе Фатих Әмирханга язган соңгы хатлары, «Толстой сүзләре», «Мәктәп» шигырьләре күрсәтелә. Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүчеләр фикеренчә, татар шагыйре Шамил Йортында, хәзер әдәби музей урнашкан бинада беркайчан да булмаган. Әмма нәкъ менә ул шагыйрь белән хушлашуның шаһиты була, аны соңгы юлга Юныс мәйданында 5-6 меңләп кеше озатып кала.
Музей ремонттан соң
Габдулла Тукай әдәби музее ремонттан соң 2018 елның көзендә ачыла. Биредә балалар өчен интерактив зал барлыкка килә, анда алар шагыйрьнең иҗаты турында күләгәле театр, мультфильмнар, буяулар аша белә алалар. Әдәби салонда Тукайга һәм аның замандашларына багышланган кичәләр, очрашулар, бәйрәмнәр, чаралар уза. Өч телдә сөйләшүче Робот шагыйрьгә багышланган экспозиция буенча экскурсия үткәрә ала, ә Тукай үзәгендә килүчеләр бөек әдәбият эшлеклесе әсәрләре белән таныша һәм аларның сирәк нөсхәләрен күрә ала.