Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Бәрәкәт" яшьләре Питрәч районы ветераны Михаил Козлов белән очраштылар

Ветеран яшьләргә үзенең хәрби хезмәте, сугышта күргән авырлыклары турында сөйләде.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов белән күрешергә бардылар. 

Ветеран яшьләрне ачык йөз белән каршы алды. Михаил Васильевич аларга үзенең хәрби хезмәте, сугышта күргән авырлыклары турында сөйләде.

1944 елда унынчы классны тәмамларга да өлгермәгән егет армиягә китәргә дигән повестка ала. Аны һава-десант гаскәрләренә билгелиләр. Сугышка әзерли башлыйлар. Бераз хезмәт иткәннән соң кече сержант званиесе бирәләр. Туган ягына 1951 елда демобилизация биргәч кенә кайта.

Унынчы классны тәмамлый, аттестат ала. Мәктәпне бетергәч физкультура дәресләре укыта башлый. Соңыннан югары белем алып, авылында химия, биология укыта башлый. Армиядә немец телен өйрәнеп кайткан була. Шуңа күрә мәктәптә аңа немец теле дәресләрен дә тапшыралар. Мәктәптә 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса