Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу атнада Татарстанда +11 градуска кадәр җылыта

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары явым-төшемнәр һәм шактый җылытачагын фаразлый.

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы әкренләп үзгәрәчәк.

21 мартта Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән бераз җепшек кар булырга мөмкин, һава температурасы 0 дән +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән бераз яңгыр һәм 6-8 градуска кадәр җылытачак дип көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

22 мартта төнге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән җепшек кар белән бераз яңгыр көтелә, көндез җитди явым-төшем көтелми. Төнге температура 0 дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +4-9 градуска кадәр җылыначак.

23 мартта да яңгырлар көтелми. Төнлә минус 3 градуска кадәр суытачак, ә көндез термометр баганалары +6-11 градуска кадәр күтәреләчәк.

Республикада җылы һава торышы 24-26 март көннәрендә сакланачак. Уртача температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачак. Көндез синоптиклар +6-11 градуска кадәр җылытачак дип вәгъдә итәләр, төнлә дә уңай һава температурасы фаразлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X