«Царево»дагы балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Шакирова республикада иң яхшы унлыкка керде
Җәмгыять

«Царево»дагы балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Шакирова республикада иң яхшы унлыкка керде

“Үсенте” балалар бакчасы

Татарстанда тәрбия һәм укыту туган телдә алып барылган төркемнәр тәрбиячеләре арасында конкурс ел саен “Ел тәрбиячесе” бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы кысаларында үткәрелә. Аның максаты – иң яхшы педагогларны ачыклау гына түгел, ә көн саен, үз үрнәгендә һәм дәресләр аша, республика халыкларының туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калучыларга ярдәм итү.

Педагогның үзе өчен бу югары танылу күпьеллык хезмәтенең закончалыклы нәтиҗәсе булды. Коллегалары Энҗе Әгъзамовнаны сирәк очрый торган юмарт күңелле кеше, диләр. Ул балалар белән генә эшләми, ул аларның шатлыклары һәм җиңүләре белән яши, һәр көнне һәр балага күңел җылысын бүләк итә.

Бәйгенең республика этабында Энҗе Әгъзам кызы ачык дәрес күрсәтә. Ул үзенең дәресен “Әкияттә кунакта” дип атаган һәм аны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлаган. Дәрес татар телендә уза. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тыңлап кына калмыйлар – алар сюжетларны уйныйлар, тәрбияченең сорауларына җавап бирәләр, шуның белән жюриның күңелен яулыйлар.

– Әкият – ул гаҗәеп дөнья. Бала өчен ул яхшылыкка, гаделлеккә, намуслылыкка ишек ача. Әкияттә яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңә, дусларга ярдәм итәргә һәм өлкәннәрне тыңларга кирәк, дип өйрәтә. Мин үз дәресләремдә һәрвакыт әкият кулланам. Бу тәрбиянең иң ышанычлы һәм иң йомшак коралы, – дип уртаклаша педагог.

Энҗе Әгъзам кызы Әтнә районында, гореф-гадәтләр һәм туган тел һәрвакыт хөрмәт ителә торган җирдә, туып-үскән. Мәктәптән соң ул педагогика көллиятенә укырга керә һәм информатика укытучысы белгечлеге ала. Монда балалар бакчасының һәм татар теленең ни катнашы бар диярсез? Ләкин тормыш башкача хәл итә. Ул кияүгә чыга. Балалар таба. Икенче баласы тугач, гаилә Царевога күченә. Нәкъ менә шул вакытта Энҗе Әгъзамовна кечкенәләр белән эшләргә теләвен аңлый. Ул яңадан һөнәри әзерлек үтә һәм шәхси балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Кече кызына, ниһаять, дәүләт балалар бакчасында урын булгач, Энҗе Әгъзамовна да, бер дә уйлап тормыйча, баласы артыннан шунда китә. Шулай итеп ул “Үсенте” балалар бакчасына эләгә, анда инде өч елдан артык эшли.

– Мин ясле төркемендә эшли башладым. Балаларга нибары бер яшь тә дүрт ай, бер яшь тә биш ай. Алар әле рәтләп сөйләшә дә белмиләр иде. Мин аларның һәр яңа һөнәренә шатланам. Менә бүген бала үзе кулына кашык ала – бу бәйрәм, бүген ул беренче тапкыр татарча сүз әйтә – бу бәхет. Балалар – алар шундый ихлас, эчкерсез. Алар миңа шулкадәр күп энергия бирәләр, мин хәтта озын эш көне узгач та арыганлык сизмим.

Энҗе Әгъзамовна фикеренчә, тәрбияче эшендә иң мөһиме, сабырлык. Бик зур, чиксез сабырлык.

– Һәр бала белән уртак тел табарга була. Ачкычны табарга гына кирәк. Берсенә – иркәләү аша, икенчесенә – уен аша, өченчесенә – әкият аша. Әгәр син алар белән чын күңелдән сөйләшсәң, балалар һәрвакыт элемтәгә керә. Авырлыклар ата-аналар белән генә булырга мөмкин. Һәр ата-ананың үз таләпләре, үз баласына нәрсә кирәклеген үз күзаллаулары. Хәер, максатыбыз бер: бала сәламәт, бәхетле һәм укымышлы булып үссен, – ди Энҗе Әгъзамовна.