«Чемпионатта үз һөнәрләренең осталарын күрдем, алар өчен мөмкин булмаган нәрсәләр юк»
Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты узды. Конкурсантлар арасында питрәчлеләр булмады, ә менә Питрәчтән волонтерлар бар иде. Район үзәгендә яшәүче югары уку йорты студенты Ольга Ильина да безнең хәбәрчебез Люция Сираҗиева белән Чемпионат турында онытылмас тәэсирләре белән уртаклашты.
- Ольга, ни өчен WorldSkills да катнашырга карар иттегез?
- Минем фикеремчә, даими рәвештә үсәргә, аралашырга, башкалардан өйрәнергә кирәк. Дөнья бик зур, ачышлар, якты вакыйгалар белән тулы, мин кызыклы чараларны калдырмаска тырышам. WorldSkills дөнья чемпионатында миңа волонтер булу идеясен төркемдәш кыз тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, ризалаштым, әңгәмә, аннан өч этапта өйрәнүләр уздым. Миңа безнең районда узган «Скорлупино», «Әлбәден хәрби уеннары» кебек зур фестивальләрдә катнашырга туры килде, әмма WorldSkills – дөнья чемпионаты, бик зур чара. Мин үземне зур механизмның бер өлеше итеп тойдым. Шуңа җаваплылык та зур иде.
- Сез чемпионатның кайсы моментларында катнаштыгыз?
- Без аэропортта булдык, катнашучыларны һәм делегацияләрне каршы алдык, аларга булыштык, аңлашылмаган нәрсәләр булса, әйтеп-аңлатып бирдек.
- Ачылу, ябылу тантаналарында, «Казан Экспо» мәйданчыгында катнашырга туры килдеме?
- Ачылу һәм ябылу тантаналарында тамашачы буларак катнаштым. Бик күп нәрсәләр исемдә калды, әмма бию төркеменең чыгышы барыннан да бигрәк мине гаҗәпләндерде. Аларның номеры ут белән бәйле иде, ир-атларның опера җырлавы белән үрелеп барды. «Казан Экспо»да мин дә тамашачы сыйфатында булдым, барлык кластерларны да карап уздым, бөтенесен фотога төшерергә тырыштым, телефон галереясендә бик күп тәэсирле фотолар тупланган. Пешекчеләрне, кондитерларны һәм флористларны күзәтү миңа бик ошады.
- Ничек уйлыйсыз, чемпионатта катнашуыгызның уңай яклары нидә?
- Үз вакытымны әлеге чарага багышлавыма бер дә үкенмим, бу минем өчен әйтеп бетергесез зур тәҗрибә булды. Мин Казан федераль университетында халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укыйм. Чит ил кешеләре белән аралашканда, телләр, аерым алганда инглиз телендә сөйләштем, бу минем өчен, һичшиксез, бик файдалы. Шулай ук бик күп яңа дуслар таптым.
Чемпионатта мин үз һөнәрләренең чын осталарын күрдем, алар өчен мөмкин булмаган нәрсәләр юк. Теләк һәм идея булса, теләсә нинди хыялны тормышка ашырырга мөмкин, бары тик тырышырга һәм үз көчеңә таянырга кирәк, дип ышандырдылар алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа