Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан 2680 питрәчлегә чит илгә чыгуны тыйдылар

Районда Федераль суд приставлары хезмәтенең традицион “Үз бурычларың турында бел” акциясе бара. Кешеләргә бурычларны вакытында түләү мөһимлеге турында искәртү Яңа ел каникуллары алдыннан аеруча актуаль. Бурычларны түләмәгән очракта суд приставлары Россия Федерациясеннән чыгу хокукын чикли ала. Ел башыннан бирле Питрәч районында яшәүче 2680 кеше закон таләпләрен үтәмәгән өчен чит илгә чыга алмаган.

Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, район суд приставлары бүлеге чит илгә чыгарга бер атнадан артык вакыт кала Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында (http://r16.fssprus.ru/) яки ФСПХ мобиль кушымтасында “Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы”нда булган бурычлар турында мәгълүматны тикшерергә тәкъдим итә.
РФ чикләреннән чыгуны чикләү турындагы карар бурычы 30 мең сумнан артып киткән кешегә карата чыгарыла. Әмма кайбер очракларда бурыч 10 мең сум булган очракта да чыгып булмый. Әйтик, бурычны ике айдан артык түләмәгәндә, шулай ук сәламәтлеккә зыян китерүгә бәйле алиментлар һәм бурычлар, туендыручының үлеменә, милеккә зыян салуга яки кылынган җинаять нәтиҗәсендә мораль зыян салуга бәйле рәвештә бурычлылар булырга мөмкин.
Чикләүләрне гамәлдән чыгару бары тик бурычны тулысынча түләгәндә генә башкарыла. Шуңа күрә приставлар питрәчлеләрне бурычларын алдан түләп бетерергә чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса