«Элбэдэн» тарихи реконструкция фестивале программасын тәкъдим итәбез
Җәмгыять

«Элбэдэн» тарихи реконструкция фестивале программасын тәкъдим итәбез

Чарага теләге булган һәркем чакырыла.

27 һәм 28 июньдә Питрәч районы Әлбәден авылында «Элбэдэн» VII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узачак. Оештыручылар ике көнлек программаны тәкъдим иттеләр.

Шимбә көнне, 27 июньдә, чара иртән үк башланачак: 4:00 сәгатьтә «Иртәнге сугыш» реконструкциясе һәм «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнашу булачак. 13:00дә «Батырлык симфониясе» концерт программасы башлана. Фестивальнең тантаналы ачылышы һәм «1919. Геройның яшьлеге» реконструкциясе 14 сәгатькә планлаштырылган.

16:30 да кунакларны берьюлы ике вакыйга көтә: Бресттан И.В. Шедловскаяның «Брестская крепость-герой: подвиг, который не забыт» лекциясе һәм сугыш еллары биюләре буенча мастер-класс. 17:30да ат клубларының күрсәтмә чыгышлары башлана, 18:00дә — «Бөек Ватан сугышы техникасы» парад-лекторие. 19:00дә чакырылган артистлар чыгыш ясаячак, ә 22:00дә ачык һавада кино күрсәтү булачак.

Якшәмбе, 28 июньдә, программа 11:00 сәгатьтә сугыш чоры модасы, «Җиңү вальсы» акциясе һәм «Казачья песня-подруга боевая» концерты белән старт алачак. 12:00 сәгатьтә «Брестның утлы еллары» (1941 һәм 1944 еллар) реконструкциясе башлана, ул 14:10га кадәр дәвам итәчәк. Аннары пилотаж төркемнәре һәм парашютчылар чыгыш ясаячак, шуннан соң — «Добробат» төркеменең концерт программасы көтелә. Фестивальне 15:00дә Россиянең атказанган артисты Александр Маршал чыгышы төгәлләячәк.

Тулырак мәгълүмат – elbeden.ru сайтында.