Фестиваль алдагыларыннан сизелерлек аерылып торачак.
27 һәм 28 июньдә Әлбәден авылында “Әлбәден” тарихи реконструкция фестивале узачак. Кунакларны өч масштаблы реконструкция көтә: “1919. Юность героя”, “Вторжение” иртәнге көрәш, “Огненные годы Бреста” реконструкциясе.
Фестиваль алдагыларыннан сизелерлек аерылып торачак. Реконструкция белән беррәттән, төп планга театр-концерт өлеше дә чыга, анда иң яхшы яшь талантлар һәм федераль артистлар чыгышлары тәкъдим ителәчәк.
– Быел программа тагын да мавыктыргыч, эмоциональ һәм бай булачак, – дип билгеләп үтә фестивальнең авторы һәм оештыручысы Наилә Таҗиева. – Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын реконструкцияләүдә техниканың яңа үрнәкләре, махсус пиротехник эффектлар кулланылачак, кызыклы сюжет линияләре өстәләчәк, сугыш елларында татарстанлыларның героик хезмәте турында театральләштерү, шулай ук тамашачыларга вакыйганы булдыруда катнашу өчен күп мөмкинлекләр булачак.
Фестиваль яңа иммерсив һәм интерактив мәйданчыклар белән тулыландырылачак. Программада пилот төркемнәре катнашында һәм парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары белән катлауландырылган авиашоу планлаштырыла. Оештыручылар яңа күргәзмәләр дә әзерли, шуның иң мөһиме Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә Татарстанлыларның батырлыгы турында күргәзмә булачак.
– Советлар Союзы Герое, Брест крепостенең соңгы сакчысы Петр Гаврилов безгә сынмас ихтыяр көченең нәрсә икәнен күрсәтте. Бүген безнең төп бурычыбыз – бу хәтер утын сүндермәү һәм аны киләчәк буыннарның ышанычлы кулларына тапшыру, – дип ассызыклый Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов.