Эшләргә теләк тә, мөмкинлекләр дә бар
Бүгенге көндә авыл җирлегендә үз эшләрен ачарга уйлаучылар саны арта гына бара. Вариантлар күп, кайбер авыл хуҗалыгы эшчәнлеге төрләрендә дәүләт ярдәме дә алырга була. Без питрәчлеләрнең крестьян-фермер хуҗалыклары төзүләре турында еш язабыз, бүген сезне Кибәк Иле авылында ит җитештерү белән генә түгел, ә аны эшкәртү белән дә шөгыльләнүче кешеләр белән таныштырасыбыз килә. Бүген алар иттән ярымфабрикатлар – өйдә ясалган тәмле пилмәннәр җитештерәләр.
Авылда колхозлар, фермалар таралгач, Сәйфетдиновлар үзара киңәшләшәләр дә үз эшләрен ачарга дигән карарга киләләр. Озак кына уйлашканнан соң, пилмән җитештерүдә тукталып калалар.
- Без ул вакытта, хәзерге кебек үк берничә үгез асрадык, менә шуннан эшне башлап җибәрдек тә инде, - диде Гөлсәрия Сәйфетдинова. – Улыбыз һәм киленебез уйлап тапты, ә без аларны хупладык. Быел өйдә җитештерү цехы ачуыбызга биш ел була. Аңа кадәр мин башта сыер савучы булып эшләдем, аннары сөт җыючы булдым. Авылда балачактан эшкә өйрәнеп үсәсең ул, шуңа да эштән курыкмыйсың. Менә бүген бөтен гаиләбез белән бу эшне башкарабыз.
Эшне башлаганда көненә берничә килограмм гына пилмән ясый торган идек. Хәзер йөз, кайвакыт күбрәк тә була. Сәйфетдиновларның ишегалларында урнашкан кечкенә генә цехта тәртип һәм чисталык хөкем сөрә. Монда җиде кеше эшли, хуҗабикә үзе дә булыша. Һәрберсенең үз вазыйфасы бар, процесс тулысы белән җайга салынган. Фарш өйнеке, пилмән, мантый, тефтели ясау технологиясе дә өйдәгечә. Барысын да кулдан эшлиләр: камыр басалар, җәяләр, эчлекләрне әзерлиләр, аннан соң ясыйлар.
- Без эшебез өебез янәшәсендә генә булуына бик шатбыз, - диде эшчеләрнең берсе Тәскирә Хисмәтуллина. Ул шушы авылда яши. – Мин монда эш башлаганнан бирле эшлим, барысыннан да канәгатьмен. Аңа кадәр почтада эшләдем, аннан соң пенсиягә чыктым. Почтада эшләү авыррак, күп йөрергә туры килә иде. Монда график җайлы, ике көн ял, түләү дә вакытында. Үзем дә бу пилмәннәрне сатып алам.
Кечкенә генә тату коллективта профессиональ пешекчеләр дә бар.
- Мин кырык ел мондагы колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләдем, - диде Фәүзия Сибгатуллина. – Хәзер инде мин пенсиядә, көчең, теләгең булганда нишләп өйдә утырырга ди.
Сатуга әзер пилмәннәр берничә суыткыч камерада саклана. Алар цехта төп җайланмалар да инде, Сәйфетдиновларга эш башлау өчен шундый өч камера, махсус зур өстәлләр, өстәмә савыт-сабалар һәм техника кирәк була. Вакытлар үтү белән җитештерү күләмен арттыру өчен, тагын берничә суыткыч сатып алалар.
Кибәкиллеләр үз продукцияләрен район сәүдә нокталарында саталар. Китереп бирү белән шөгыльләнәләр.
Сорау булгач, акрынлап эшне киңрәк җәелдерәләр, сыйфат турында да онытмыйлар. Шуңа да биш ел элек ничек булса, хәзер дә яхшы продукция генә алалар. Төп ингредиент – ит – үзләренең яки авылдашларыннан сатып алынган үгезләренең ите. “Уңышка ирешәм, дисәң, эшкә караш шундый булырга тиеш”, - ди хуҗалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia