Эшсез питрәчлеләрне бушлай курслар үтәргә чакыралар
Җәмгыять

Эшсез питрәчлеләрне бушлай курслар үтәргә чакыралар

Бу хакта мәшгульлек үзәге хәбәр итә

Питрәч районы мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны бушлай курслар үтәргә чакыра.

Куркынычсызлык һәм транспорт өлкәсендә эшләргә теләүчеләр өчен 4 разрядлы каравылчы, «В»,«С» категорияле машина йөртүчеләр, шулай ук йөк төягеч йөртүчегә (егәрлеге 4 кВт ка кадәр) өйрәтү оештырылган.

Матурлык һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә түбәндәге программалар бар: косметик-эстетист, 3 разрядлы чәчтараш, керфек үстерү буенча мастер, маникюр һәм педикюр остасы, визажист, флорист.

Җәмәгать туклануы өлкәсендә 3 разрядлы пешекче яки 3 разрядлы кондитер белгечлегенә өйрәнергә мөмкин.

Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (843) 222-05-57, өстәмә 5801, 5803.