Һава тревогасы вакытында питрәчлеләргә нәрсә эшләргә?
Бөтен ил буенча гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үткәрелә. Шушы көннәрдә сигналлар безнең районда яңгыраячак.
Без Питрәч районының гражданлык саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиевка укучыларыбызны кызыксындырган сорауларны бирдек.
- Илнур Мәүлетҗанович, сигнал вакытында нәрсә эшләргә?
- Барлык оешмаларда – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, предприятиеләрдә гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итүнең үз күрсәтмәләре бар. Без аларны халыкка күрсәтә алмыйбыз. Ләкин урыннарда җаваплы кешеләр инструктаж үткәрергә тиеш. Сигналдан соң, халыкны яклау өчен билгеле чаралар күрү өчен ун-егерме минут вакыт бар. Күбесенчә бинаның подвал бүлмәләренә озатыла.
- Ә подвал бикле булса яисә ул бөтенләй булмаса нишләргә?
- Күпфатирлы йортларда подвалдан ачкыч йорт буенча җаваплы кешедә була, ул подвал бинасына керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Әгәр сез шәхси йортларда яшисез икән, базга төшәргә, соңгы очракта яшеренер урыны булган күршегә керрегә мөмкин. Алар булмаганда, җир асты кичүләрен, метро, тоннельләрне, коллекторларны һәм башка ясалма приютларны кулланыгыз, һичюгында траншея, канауда, чокырда, балкада яшерегез.
- Беренче чиратта үзең белән нәрсә алырга?
- Иң кирәклесе аптечка: бинт, жгут һәм башка кан туктату чаралары, авыртуны баса һәм яраны эшкәртү өчен дарулар. Хроник авырулары булган кешеләргә дарулар алырга кирәк. Мәсәлән, диабет булганнарга инсулин кирәк. Шулай ук шәхси документлар, акча, фонарь һәм батарея, шырпы, газ кабызгычлары, универсаль пычак, зарядниклар белән элемтә средство, өч тәүлеккә җитәрлек су һәм азык-төлек. Балаларны һава торышына карап киендерегез, эчке кием һәм җылы кием алыгыз. Мондый очракларда иң мөһиме – паникага бирелмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа