Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгында зыян күргән питрәчлеләргә ярдәм кирәк

Бүген алар акча эшләү чыганагы булган кош-кортларыннан да, көндәлек кирәкле әйберләрдән дә мәхрүм .

Кызыл Яшьләр авылында чыккан янгын Матвеевлар гаиләсен йорт-җирсез калдыра.

Янгын төнлә чыккан. Йорт хуҗаларының кисәк уянып, йорттан чыгулары үзе зур могҗиза. Әмма ут аларның йорты, йорт яны корылмаларын тулысынча юкка чыгарган, сарайда асралган кошкортлар барысы да тереләй янган. Ут бик тиз арада бөтен җирне чолгап ала.

– Төнге сәгать 12ләр тирәсендә Светлана шалтыратты һәм “Без янабыз, ярдәм итегез!” диде. Мин турыдан, кыр аша аларга йөгердем, ул вакытта сарай гына яна иде әле, өйләренә керергә тырыштым, әмма эчтә бөтен дөньяны төтен баскан иде инде, -– дип сөйли Алексей Лукьянов, Матвеевлар йортыннан ерак түгел генә аның фермасы урнашкан, ул төнне алар хатыны белән эштә тоткарланганнар. – Без килгәндә, кул астында гына янгын сүндергеч, йә җитәрлек су булса, янгынны сүндерергә була иде әле, әмма бернәрсә дә юк иде шул. Шуңа күрә без гаиләгә бераз эмоциональ ярдәм генә күрсәтә алдык, – диде ул борчылып.

Ул төнне, янгын вакытында Питрәчтә үз фатирында булса да, Матвеевларның олы кызлары Катрина да йокламый.

– Күңел тыныч түгел иде, аңлатып булмаслык борчулы халәттә булдым, аннары әнидән “Безнең йортыбыз тулысынча янып бетте” дигән смс килде. Мин шунда ук аңа шалтыраттым... Әти-әнием хәзер коточкыч хәлдә, мин аларның бу кайгыны ничек күтәрәчәкләрен күз алдына да китерә алмыйм. Бу йортка алар бөтен акчаларын, бөтен күңелләрен бирде. Без элек Питрәчтә яшәдек, ике ел элек торагыбызны сатып, авылда бу йортны сатып алдык. Аны тулысынча яңарттык, янкорма, сарайлар төзедек. Әни йорт кошларын бик ярата иде, кошчылык белән шөгыльләнә башлады, чебиләр, нәселле тавыклар, күркәләр үстерде. Алар барысы да янган, берсе дә исән калмаган, – дип сөйләде Матвеевларның олы кызлары Катрина Николаева.

Ул күптән түгел генә кияүгә чыккан, хәзер ире белән Питрәчтә вакытлыча фатирда яши. Әти-әниләрен алар әлегә үзләрендә сыендырганнар. Ут күрше йортка да куркыныч тудырган, аның кәрнизе һәм фронтоны зыян күргән, аны саклап кала алганнар.

– Бер яшь егет бу йортны уттан бик саклады, берүзе түбәгә менеп, су сибеп торды. Аннары мин күршеләрдән ул сезнең туганыгыз идеме әллә дип сорадым, юк икән, алар аның кем икәнен дә белмиләр. Бу егет – герой, – ди авылда яшәүче Геннадий Пелитминцев.

Янгын булган урында Матвеевларның авылдашларын очраттык, барысы да аларның бик тырыш кешеләр, һәрвакыт хуҗалык, эш белән мәшгуль булулары турында әйттеләр. Хәзер алар һәм аларның ун яшьлек кызлары ярдәмгә мохтаҗ. Әгәр дә сездә мондый мөмкинлек бар икән, акчаны телефон номеры аша күчереп була, алар банк карталарына бәйләнгән. 89274373617 Сбербанк Катрина Н.Р., 89600510915 Ак Барс Светлана.

Быел районда 37 янгын очрагы теркәлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән, үлүчеләр юк. Узган елның шул чорында 57 янгын булган, 4 кеше һәлак булган, 2 кеше яраланган.

Рәмис Габдрахманов, район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы:

– Янгын турында хәбәр 30 майда 01 сәгать 3 минутта 126 нчы янгын сүндерү часте элемтә пультына килде. Янгын нәтиҗәсендә йорт, йорт яны корылмалары, мунча тулысынча янып беткән. Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Янгыннарны булдырмау максатыннан, электр приборларына даими рәвештә ревизия үткәрергә, розеткаларны, сүндергечләрне, рубильникларны төзек хәлдә тотарга, төзек булмаган җиһазлардан файдаланмаска киңәш итәбез. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтегез, аларны өйдә караучысыз калдырмагыз. Җәйге чорда үз участогыңда су һәм янгын сүндергеч булу аеруча мөһим. Йортны янгын хәбәргечләре белән җиһазлагыз. Үзегезне һәм мал-мөлкәтегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса