Ике язмыш, бер һөнәр: Питрәч мастерлары тарихы
8 Мартка парикмахер һәм хатын-кыз киемнәре сатучы белән әңгәмә
Альбина Садыйкова – үзмәшгуль: ул прическа ясау, чәч кисү һәм кашлар ясау белән шөгыльләнә. Клиентларга уңайлы булсын өчен, ул үзенең буш фатирын уңайлы студиягә әйләндергән. Кристина Веселова – эшмәкәр, ул хатын-кыз киемнәре сата: эчке киемнән алып курткаларга кадәр. Аның кибете Питрәчнең нәкъ үзәгендә урнашкан. Аларны күпләр белә, ә без укучыларыбызны алар белән якыннанрак таныштырырга булдык.
– Сез үз һөнәрегезгә ничек килдегез?
Альбина:

– Мин Үзбәкстанда, әтиемнең туган җирендә үстем. Ташкентта икътисад университетын тәмамладым. Ә миңа 20 яшь булганда, без Питрәчкә күчтек – бу әнинең туган җире.
Үземне төрлечә сынап карадым: чигү, тегү белән шөгыльләндем, күпмедер вакыт салым хезмәтендә документлар белән эшләдем. Ләкин үземне беркайда да таба алмадым, барысы да минеке түгел иде.
Мәктәп елларыннан бирле мин һәрвакыт төрле кичәләргә барыр өчен кызларга прическалар ясый идем, хәтта чәч тә кистем. Һәм бу кызыксыну шуннан бирле килә. Шуңа күрә, декретка киткәч, парикмахерлыкка укырга карар кылдым. Өч елга якын салонда эшләдем, ә аннары үземә эшләргә теләдем.
Кристина:
.png)
– Балачактан сатучы булырга теләдем, бу минеке. Мәктәптә үк инде чупа-чупслар сата идем.
Үз вакытында төрле өлкәләрдә эшләдем: төзелештә дә, азык-төлек белән дә. Өстәмә хезмәт хакы буларак, күпләп сатучылар белән эшли башладым, алардан товар алып саттым. Товар күбәйгәч, без арендага склад алдык. Һәм шунда үз кибетемне ачу идеясе туды. Сынап карадык – һәм шуннан бирле инде 10 ел узды. Мин эш башлаган урында сатам, беркая да китмәдем.
– Эшләү дәверендә сезнең клиентлар белән яхшы мөнәсәбәт урнашкандыр, мөгаен. Сезнең дуслыкның сере нәрсәдә?
Альбина:
– Мин үз эшемне яратам, шуңа омтылам. Кешеләрне бәхетле итүем мине илһамландыра. Алар нәтиҗә күргәндә аларның йөзләрендә елмаю күрергә яратам.
Образны үзем сайларга тырышам. Чыннан да туры килер дип тәкъдим итәм, һәм кызлар минем белән килешә. Трендларны күзәтәм, әмма һәрвакыт чәч структурасын игътибарга алам. Мин күбрәк дәвалаучы парикмахер – чәчләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнәм.
Кайвакыт кешеләр, баш тиресенә һәм чәчләренә зыян китерергә мөмкинлекләрен аңламыйлар: “Минем менә шундый блондинка буласым килә!” диләр. 14 ел эшләү дәверендә ни өчен бу нияттән баш тарту яхшырак икәнен аңлатырга өйрәндем. Клиентлар миңа ышаналар. Гаиләләре белән йөриләр – балалары, ире, хатыны. Эштән соң кич белән генә килә алганнарны да кабул итәргә тырышам.
Аннары, һәркемнең үзенең чәч кисү һәм чәч җыю рәвеше бар. Минем үз системам бар: чәчкә минималь зыян һәм максималь үзгәреш кертү. Минем клиентларым канәгать.
Мин даими укыйм, елдан-ел үз күнекмәләремне яхшыртам. Танылган стилист Георгий Кот эшләрен күзәтәм. Миңа бу өлкә ошый. Шуның белән яшим.
Кристина:
– Бу минем яраткан эшем. Мин монда судагы балык кебек. Минем хәтта сатучыларым да юк – минем клиентлар башка беркемне дә кабул итми. Алар кибеттә мин булмасам, бары тик килмәячәкләр генә.
Мин профессиональ стилист түгел, ләкин трендларны күзәтәм, үз эшенең осталарына колак салам. Мөгаен, күбрәк энергетика белән аламдыр. Минем товарны ничек кенә булса да сату максатым юк. Килешмәгәнен күрсәм, турыдан-туры: “Сал, бу синеке түгел”, дип әйтәм. Әгәр кешегә кирәкле киемем юк икән, үзем башка кибеткә барырга тәкъдим итә алам. Әгәр синең клиентың икән – ул һәрвакыт кире сиңа кайтачак.
Хатын-кызлар, мәсәлән, үз хезмәттәшләрен эштә шундый ук кофтада күрергә теләми. Мин кем кайда һәм кем булып эшләвен беләм, шуңа күрә бер үк төсле әйберне бирмәскә тырышам, хәтта төрле төстә булса да. Мин, мәсәлән, сатуга чалбар алганда ук, аларны кемгә тәкъдим итәргә икәнен аңлыйм.
Модадан тыш, фигураны да исәпкә алу мөһим – кемгә нәрсә килешәчәк. Үзенә яраклысын киеп карарга тәкъдим итәм. Клиент кием сатып алып, аны шкафта тотмасын, ә шатланып киеп йөрсен өчен тырышам.
Хатын-кызга кием бик уңай йогынты ясый. Кемдер кәефсез яки хәтта депрессиядә килә, мин аларны тыңлыйм, сөйләшәм. Минем клиентларым арасында онкология белән авыручылар, инвалидлар бар, авыр яшүсмерләр күп. Кайчакта, бәлки, мин монда кием сату өчен түгел, ә зуррак миссия башкарыр өчен утырганмындыр, дигән уй да туа. Бию һәм зарядка белән шөгыльләнүче 60-65+ яшьлек хатын-кызларыбызны яратам, алар матур, тагын да матурырак буласылары килә.
Әгәр сезон үзгәрә икән, мин әйберләрне киләсе елга кадәр сакламыйм. Хәзерге вакытта 12 капчык кием тора, без аларны приютка бирәчәкбез. Шулай ук күп балалы гаиләләргә, монастырьларга бирдек.
– Эш вакытында иң истә калган вакыйга белән уртаклашыгыз әле?
Альбина:
– Минем клиентларымның күбесе инде үзләренең чәчләрен ничек кисәргә кирәклеген белә, чәч төсен сайлаганнар һәм яңартырга киләләр. Әмма кардиналь үзгәрешләр теләгән кызлар бар, бигрәк тә аерылышканнан соң. Мондый моментларда алар үзләренә күбрәк игътибар бирә башлый. Статистика буенча, чәчтарашханә аларда беренче урында, ә аннары инде косметология.
Мин һәрвакыт кешенең теләкләренә колак салырга тырышам, әмма үз вариантларымны да тәкъдим итәм – ничек яхшырак булачагын әйтәм. Без алтын урталыкны эзлибез. Ләкин шундый очрак булды, мин, киресенчә, кызны тыңладым. Аның чәче бик озын һәм сәламәт иде. Мин аның очларын гына кистем, чәчен кистермәскә үгетләдем, ул тынычланып чыгып китте. Ә бер-ике айдан килде. Чәчләренең ачуын китерүе һәм коелуы турында әйтте. Без аңа каре ясадык. Һәм шунда аның истерикасы башланды. Ул, чәчләрен кулына тотып, елый башлады. Миңа бу хәлдән бик авыр булды. Шуннан бирле клиентлардан чәчләрен кискәнче, башта йөз тапкыр сорыйм.
Кристина:
– Минем практикада килеп тавыш чыгарган сатып алучылар булмады. Киемне кире кайтаручылар да юк, чөнки мин клиентка үзенә яраклысын сайлап алсын өчен киеп карарга 100 пар джинса бирә алам. Мамык тукыманың 30-40 градустан югары температурада юганда утыруы турында алдан кисәтеп куям. Әйтик, ниндидер кимчелек бар икән, шунда ук күрсәтәм һәм тәкъдим итәм: үзең төзәтә алсаң, ташлама белән ал, дим.
Ә кызыклы очраклар күп булды. Күптән түгел ике кыз миннән бертөрле күн итәкләр сатып алды. Алар төрле оешмаларда эшли, ләкин бер көнне уртак киңәшмәгә барырга кирәк була. Аннары берсенең икенчесенә: “Бүген бу итәкне кимә, бүген аны мин киям”, – дип язуы турында сөйләделәр.
Минем беренче клиентым һаман да миннән алган кофтаны киеп йөри. Җәен аны очратканда һәрвакыт: “Кайчан саласың инде моны? Бу бит минем беренче тапкыр алып кайткан товар!" – дим. Ә ул миңа: “Аңа берни дә булмаган. Мин бу кофтадан үземне яхшы хис итәм”, – ди.
– Сез безнең хатын-кызларга үз өлкәгездә нәрсә киңәш итә аласыз?
Кристина:
– 2026 елда иң актуаль кием деним булачак, ягъни джинс тукымадан. Җәй буе кызыл төстә йөриячәкбез. Ләкин, кабатлыйм, беренче чиратта, фигураны һәм характерны исәпкә алырга кирәк. Безнең һәрберебез индивидуаль, димәк, индивидуаль якын килергә кирәк.
Альбина:
– Шулкадәр еллар эшләү дәверендә миндә блонд төскә көчле сизгерлек барлыкка килде, шуның аркасында хәтта блондинкалар белән саубуллашырга туры килде. Клиентларның үзләре өчен дә мондый состав зарарлы: әгәр буяу тамырларга эләксә, ул баш тиресенең файдалы микроэлементларын җимерә. Шуңа күрә мин шулай да йомшаграк юл сайларга киңәш итәм, мәсәлән, мелирование.
Чәчләрне көндәлек тәрбияләүгә килгәндә, блондинкаларга – сульфатсыз, ә брюнеткаларга сульфатлы шампуньнардан файдалану яхшырак. Тагын составында коллаген һәм майлар булган чаралар кулланырга киңәш итәм. Ул чагында чәчләр шома булачак, яхшы таралачак һәм магнитланмаячак.
Өй шартларында мин әле һәрвакыт алма серкәсен кулланам – чәчләр шома ятсын өчен. Башыгызны югач, 1 литр суга 1 аш кашыгы алма серкәсе салып, бу сыеклык белән чәчләрне яхшылап чайкарга кирәк, аннан соң инде су белән чайкамыйсың. Бу әнинең яраткан рецепты.
Әбиләр рецептына килгәндә, әче эремчек суы белән юуу – ул чыннан да чәчләрне дәвалый, тик менә соңыннан исеннән котылуы кыен.
– 8 Март алдыннан укучыларыбызга теләкләрегез?
Альбина:
– Үзегезне яратыгыз һәм дөньяга үз матурлыгыгызны бүләк итегез.
Кристина:
– Без барыбыз да беләбез, СВО бара. Шуңа күрә иң зур теләгем: әгәр кемнеңдер уллары, абыйлары, ирләре хезмәт итә икән, алар барысы да исән-сау кайтсыннар. Ирләрегез һәрчак янәшәгездә булсын. Минем энем СВОда, шуңа күрә минем өчен бу бик мөһим. Әлбәттә, күңелдә язгы кәеф!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia