Иманнан башка чиркәү дә чиркәү түгел
Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле, гыйбадәтханәләргә йөрү рәсми рәвештә тыелды. Бу турыдагы карарга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Бу уңайдан без районыбыз чиркәүләрендә Пасханы ничек билгеләп үтәргә җыенуларын белергә булдык.
Рус Православие чиркәве дин тотучыларны якындагы атналарда, шулай ук Олы көндә дә өйдә генә келәү итәргә һәм чиркәүләргә йөрүдән тыелырга чакыра.
Сезгә социаль челтәрләрдәге «Олы көн бәйрәме булмый» дигән мәгълүматның дөрес булмавын хәбәр итәбез. Пасха бәйрәме спорт ярышы, яисә мәдәни чара түгел, ул булмый кала алмый. 2000 ел буе диярлек билгеләп үтелгән Олы көн быел да җитәр дип ышанабыз.
- Куркыныч вирус таралган вакытта әлеге бәйрәмне билгеләп үтүнең асылы түгел, ә формалары гына үзгәрәчәк. Без, Патриархыбыз һәм Митрополитыбыз кебек үк, дин тотучылардан өйләрендә генә келәү итүләрен, иман укуларын сорыйбыз. Безнең районның барлык унбер чиркәвендә дә Пасха гыйбадәтләре узачак, әмма бәйрәм литургиясендә чиркәү хезмәткәрләре: священниклар, алтарниклар, чиркәү җырчылары гына катнашачак, - дип сөйләде безнең район рухание иерей Павел Кириллов.
- Без карантин режимында яшибез, - ди Рус Казысы авылындагы Изге Богородица чиркәве каршындагы «Ковчег» тернәкләндерү үзәгеннән иеромонах Силуан. - Бүгенге көндә биредә тернәкләнү узучы кешеләр янына туганнары килеп йөрүне туктаттык. Чиркәүдә барысы да элеккечә “үзебезнекеләр” генә яши, эшли һәм келәү итә, - дип билгеләп үтте ул.
Күп кенә дин тотучылар, руханилар чакыруына ияреп, быел Татарстан митрополиясенең онлайн сайтында яки федераль каналларда ТВ-трансляциядә бәйрәм келәвендә катнаша алалар.
- Быел күпләр чиркәүләрдә кулич, йомырка һәм пасханы аруландыру кебек гадәти йолаларны үти алмаячак. Аларны изге су белән өйдә генә дә аруландырырга була, Олы көн укуларын һәркем үзе укый ала. Патриархиянең рәсми сайтында да өйдә гыйбадәт кылу тәртибен табарга мөмкин булачак. Бик кирәк булганда, тәүбә итү һәм өлеш алу өчен священникны өйгә чакырырга мөмкин, - дип билгеләп үтте иерей Павел Кириллов.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан барлык дин тотучыларга юллама белән мөрәҗәгать итте:
- Без, законны үтәүче гражданнар буларак, күңелебез сыкраса да бу карарны үтәргә тиешбез. Миңа бу хакта әйтүе җиңел түгел, чөнки Олы Азап атнасы бара, Олы көн якынлаша. Тик үлем куркыны белән янаган коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, бу явыз чир нәтиҗәсендә авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен без бу авыр, кайгылы көннәрдә, Олы көнне чиркәүләргә бармыйча, өйләребездә генә үткәрергә тиешбез. Бу дин тоткан кеше өчен җиңел түгел, әмма моны эшләргә кирәк, чөнки безнең авыруга дучар булуыбыз бар, кайчак үзебезнең аңламавыбыз вакытыннан алда үлемгә дә китерергә мөмкин. Сездән беркемне дә гаепләмәвегезне сорыйм: изге Патриархны да, хакимиятне дә, якыннарыгызны да, чит кешеләрне дә, - дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа