Иминиятләштерүче көне уңаеннан без әлеге һөнәр ияләренең берсе Ирина Вуколова белән әңгәмә кордык. Күпләр аны тәҗрибәле һәм җаваплы хезмәткәр буларак белә.
Ирина Александровна 25 елга якын иминият агенты булып эшли.
- Мин һәрвакыт аралашучан булдым һәм бөтен кеше белән уртак тел таба белдем. Беренче көннәрдән үк яраткан эшемне табуымны аңладым. Безнең коллектив бердәм һәм тату. Без авырлыкларны һәм шатлыкларны бергә кичерәбез, - дип уртаклашты ул. Героинябыз Кощак авылыннан. Хәзерге вакытта иминият мәсьәләләре буенча җирле халыкка хезмәт күрсәтә.
- Кощак авылында дусларым һәм танышларым күп. Алар миңа ышаналар, мин аларга өйләрен һәм машиналарын иминләштерергә булышам. Шулай ук башка авыллардан килгән клиентлар белән дә эшлим, - ди Ирина Вуколова.
Бу һөнәрдә аның өчен иң мөһиме - кешеләрнең иминлеге турында кайгырту һәм аларны саклау мөмкинлеге. - Мин бәлага юлыккан кешеләргә ярдәм итә алуыма шатмын.
- Мондый мизгелләрдә эшемнең тирәюньдәгеләргә чын файда китерүен аңлыйм, - дип йомгаклады иминият агенты. Ирина Александровнаны хезмәттәшләре дә, җитәкчесе тә мактыйлар һәм яраталар. Һөнәри бәйрәм уңаеннан, иминият компаниясенең иң уңышлы хезмәткәрләренә җитәкче “Миллионерлар клубы-2019” конкурсы грамоталарын тапшырды. Җиңүчеләр арасында Ирина Вуколова да бар иде.
- Без барыбыз да аны намуслы хезмәте һәм зур тәҗрибәсе өчен бик хөрмәт итәбез. Ул безнең иң кадерле хезмәткәрләребезнең берсе, - ди аның җитәкчесе Геннадий Любов.