Бу дини символ гына түгел, ә Саликеевлар гаиләсе өметенең җанлы гәүдәләнеше булды.
Кәвәл авылында Изге Архангел Михаил хөрмәтенә торгызыла торган православие чиркәвенә гөмбәзле кач урнаштырдылар.

Чиркәү өстендә авыл халкы озак еллар көткән кач балкый. Әмма иң мөһиме – бу кач дини символ гына түгел, ә Саликеевлар гаиләсе өметенең җанлы гәүдәләнеше булды.
Виталий Саликеев, тумышы белән шушы җирдән, хәзер ул СВО зонасында. Бүгенге көндә ул хәбәрсез югалган дип санала. Нәкъ менә алгы сызыктан яхшы хәбәр алу теләге туганнарын бу адымга этәргән.
– Гаилә, Ходай кодрәте белән уллары, бертуганнары Виталий турында яхшы хәбәр килсен дип тели, – дип уртаклаша бу гаиләнең тарихын белүче авыл халкы.
Изге урынны торгызуның иң актив энтузиастларының берсе – хәбәрсез югалган сугышчының игезәге Валерий Саликеев. Запастагы полковник Валерий Александрович хәрби бурычның нәрсә икәнен ишетеп кенә белми. Бүген аның миссиясе – туган авылының рухи үзәген торгызу.
Һәм монда инициатив төркемнең принципиаль позициясе бар: алар яңа заманча чиркәү төзергә түгел, ә искесен торгызырга, ярым җимерек бинаның тарихи алтарь өлешен саклап калырга тели.
Чиркәү гаҗәеп тарихка ия. 1781 елда Смолдеяр авылында (ул вакытта Лаеш өязе) төзелгән агач бина 1905 елда Кәвәлгә күчерелә һәм Изге Архангел Михаил хөрмәтенә изгеләндерелә.
Кәвәллеләр монда инде икенче ел актив эш алып баралар: территорияне җыештыралар, бинаның авария хәлендәге өлешләрен сүтәләр һәм, иң мөһиме, алтарьны, беренчел кыяфәтен саклап калу өчен, металл өрлекләр белән ныгытканнар.