Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан гимназиясендә кешеләрне үтерү буенча кузгатылган җинаять эш декабрь аенда судка тапшырылачак

Санкт-Петербургта ясалган экспертиза Илназ Галиевнең үз акылында булуын күрсәткән.

Казанның 175 нче гимназиясендә атыш турында кузгатылган җинаять эшен декабрь аенда судка тапшырырга мөмкиннәр. Бу хакта “Ъ” Илназ Галәвиевнең адвокаты Владимир Богдан сүзләренә таянып яза.
Санкт-Петербургта үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре Галявиевнең үз акылында булуын күрсәткәнлектән, ул җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Адвокат әйтүенчә, Галәвиев моңа кадәр үзе өчен ялланган адвокатлардан баш тарткан, шуңа күрә ана яңа адвокат билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Галәвиевкә карата кешеләрне үтерү буенча җинаять эше кузгатылды. “Ъ” язганча, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Галәвиев соңгы атналарда – Казанның СИЗО-1 тикшерү изоляторында. Богдан, эш материаллары судка тапшырылгач, алар белән җентекләбрәк танышып булуына ышанычын белдергән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса