Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казаннан яшь табиб-эпидемиолог Питрәч районында эшкә урнашты

Яшь белгеч буларак, ул раойннан йорт салыр өчен җир участогы алган.

Ул Казан дәүләт медицина университетында укый, аны кызыл диплом белән тәмамлый, параллель рәвештә ординатурада укый. Сүз яшь белгеч, Питрәч район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Мәдинә Әпсәләмова турында бара. Ул Казаннан Питрәчкә авыл җирендә яшәргә һәм эшләргә килгән.

Яшь белгеч сүзләренчә, аның гаиләсендә барысы да диярлек табиблар, шуңа күрә һөнәр сайлау мәсьәләсе аңа авыр булмый. Ә ул врач-эпидемиолог булырга карар кылган. Бу вазифада Питрәч район үзәк хастаханәсендә 2024 елдан бирле эшли.

– Без ай саен район территориясендә, фельдшер-акушерлык пунктларын да кертеп, медицина хезмәте сыйфатын мониторинглау һәм бәяләү өчен эчке аудитлар үткәрәбез. Мондый тикшерүләр медицина персоналы эшчәнлеген, санитариягигиена шартларын, шулай ук вакцинация процедураларының нәтиҗәлелеген һәм махсуслаштырылган җиһазларны куллануны анализларга мөмкинлек бирә, – дип сөйләде язмабыз герое үз эше турында.

Ләкин табиб-эпидемиолог буларак аның иң төп бурычы – эпидемиологик хәлне контрольдә тоту һәм йогышлы авыруларны булдырмау, шулай ук профилактик чаралар эшләү, эпидемиологик хәлне фаразлау өчен тикшеренүләр һәм экспертизалар уздыру. Ул медицина персоналы белән генә эшли, ләкин халык белән түгел.

Бүген районда эпидемиологик хәл торышы турындагы сорауга табиб кыска гына җавап бирде:

– Район территориясендә эпидемиологик хәл тотрыклы дип бәяләнә. Хәзерге вакытта йогышлы авыруларның артып китүе теркәлмәгән.

Яшь белгеч буларак, Мәдинә Әпсәләмова районнан йорт салыр өчен җир участогы алган. Ә бүген Питрәч җирендә аның беренче хезмәт уңышларын билгеләп үттеләр инде: күптән түгел узган медицина йомгаклау коллегиясендә тантаналы шартларда аңа Мактау грамотасы тапшырдылар. Мәдинә инде университетта укыганда ук сәламәтлек саклау министрыннан бүләк алуын әйтә. Ә менә Питрәч район үзәк хастаханәсеннән – бу аның беренче бүләге. Тагын ул медицинаны бик яратуын һәм үзен башка бернинди һөнәрдә дә күз алдына китерә алмавын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса