Керәшен Сәрдәсе чиркәве 20 еллык юбилеен билгеләп үтте
Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсе чиркәве 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Биредә бәйрәм литургиясе узды

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылындагы Изге Николай чиркәвенең 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм литургиясе үтте. Келәүне Питрәч округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков җитәкләде.

Бәйрәмгә Казан, Чаллы һәм Чистай епархияләре клириклары катнашты. Җыелганнар арасында Татарстанның төрле районнарыннан килгән керәшен җәмгыятьләре вәкилләре дә бар иде..