Керәшен Сәрдәсендә мобилизацияләнгән кешеләр гаиләләренә актив ярдәм итәләр
Моннан биш ир-егет хәрби хезмәткә киткән. Авылдашлары алар өчен йон оекбашлар бәйли башладылар, ә иҗат коллективлары хәйрия концерты куйдылар.
Мобилизацияләнүчеләр өчен йон оекбашлар бәйләргә Ольга Семенова тәкъдим иткән. Алар гаиләләре белән сарык асрау белщн шөгыльләнәләр. Ире белән белән киңәшләшеп, ул 20 килограмм сарык йонын мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Йомгагым” клубына тапшырган. Хәзер әлеге клубка йөрүче авыл хатыннары атнасына ике-өч мәртәбә җыелып йон эшкәрту, йон кату белән мәшгуль.
Илдә барган хәлләргә битараф кала алмадык, - диде Ольга Дмитриевна.
Бу клубта шөгыльләнүче уңган кызлар сарык йонын эшкәртеп, эрләгәннәр инде. Аларның яртысын әбиләргә тараткан. Алар исә өйләрендә җылы оекбашлар бәйлиячәкләр. Мәдәният йортында да эшләр дәвам итә. Елена Дементьева өеннән йон эрли торган машина да алып килгән.
Шулай тизрәк булачак, - дип ышандыра ул.
Керәшен Сәрдәсенең туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Олег Волков үзенең электр йон эрләгечен алып килгән. Ул бәйләүчеләр арасында бердәнбер ир-ат.
Балачактан бияләй һәм оекбашлар бәйлим. 25 яшемдә йон эрләргә өйрәндем. Кышкы кичләрне шулай бәйләү бәйләп файдалы уздырам. Менә үзебезнең солдатларыбызга да ярдәм итәргә булдым, - дип уртаклашты ул.
Һәркем үз эшен бөтен күңелен биреп башкара. 11 пар оекбаш бәйләнгән инде.
Шушы җылы оекбашлар хәрбиләребезнең аякларын гына түгел, йөрәкләрен дә җылытсын иде дигән теләктә калабыз, - диде “Йомгагым” һәвәскәр клуб җитәкчесеЛидия Яковлева.
Узган шимбәдә Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында хәйрия концерты оештырылды.
Чара вакытында теләге булган һәркем мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре өчен кирәкле акчаларны һәм әйберләрне бүләк итә алды. Шул рәвешле халык мәдәни яктан гына ял итеп калмады, авылдашларына да рухи ярдәм күрсәтте. Алданрак Керәшен Сәрдәснедә яшәүчеләр 75 мең сум акча җыйган булган инде, алар повестка килгән һәр гаиләгә бүленгән.
Безнең барыбыз өчен дә мобилизация игълан итүләре көтелмәгән хәл булды. Күпчелек гаиләләр моңа әзер түгел иде. Без халык белән егетләребезгә ярдәм итәргә булдык. Җыелган акчаларга солдатларга кирәкле әйберләрне сатып алырга ярдәм иттек. Авыл советы рәисе буларак, повестка бирү минем җаваплылылкта. Авылда яшәүче һәр кеше минем өчен бик якын, һәм, әлбәттә, аларга шундый яңалык җиткреү бик авыр. Әмма безнең егетләр повестканы лаеклы кабул иттеләр. Барысы да "Мин булмасам, кем барыр?” – диделәр. Аларның барысы да исән-сау кайтыр дип ышанам, - дип сөйләде Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов.
Концерт вакытында кырык мең сумнан артык акча җыелды. Никитиннар гаиләсе зур сумма тапшырган. Алар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә авылдан мобилизацияләнүчеләр өчен 116 850 сум акча җыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа