Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Питрәч районы Званка авылының “Рамазан” мәчете каршында Ислам нигезләре укыту курслары ачыла.

 Уку 1 октябрьдән башланачак. Ир-атлар, хатын-кызлар, балалар аерым укыячак.
Укулар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдим иткән түбәндәге программа нигезендә алып барылачак.
1. Гарәп язуы һәм тәҗвид.
2. Коръән-Кәрим:
а) Хифз (Коръән сүрәләрен, намаз зикерләрен һәм көндәлек догаларны ятлау);
б) Тиләвәт (гарәпчә Коръән уку);
в) Тәфсир (Коръән аятләренең мәгънәләре).
3. Фикыһ (гыйбадәт нигезләре).
4. Гакыйдә (исламда дөньяга караш).
5. Ислам тарихы.
6. Әдәп-әхлак (Мөселман әдәбе вә әхлагы).
Ир-атларны һәм балаларны укыту буенча Сәхәбиев Айдар хәзрәткә мөрәҗәгать итәргә, хатын-кызлар укуы буенча Кадерия апа җаваплы.


Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннардан алып була:
89173991105 имам Айдар хәзрәт;
+7 927 038 21 98 – Марсель хәзрәт;
+7 917 272 40 68 – Кадерия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса